Мәлки балалар йорты
Мәлки балалар йорты (Мәлки ятимнәр йорты) — Бөек Ватан сугышы чорында ятим калып, күбесенчә СССРның көнбатыш территорияләренән эвакуацияләүгә дучар булган ятим балалар өчен ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында ачылган ятимнәр йорты.
Мәлки балалар йорты | |
Оешма төре: |
балалар йорты |
---|---|
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
гамәлгә куючылар |
СССР хөкүмәте |
Нигезләү | |
Ликвидация | |
Тарихы
үзгәртүЯтимнәр йорты 1942 елның декабрендә ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында Белоруссия, Ленинград, Балтыйк буеннан ятим калган балалар өчен ачыла. Башта биредә 26 бала тәрбияләнсә, соңрак якын тирәдәге ятим калган балалар белән бергә саннары йөзгә җитә. Ятимнәр йорты күбесенчә Америкадан килгән гуманитар ярдәм белән яши. Балалар биредә җиде еллык белем алып Казан профучилищеларына укырга җибәрелгәннәр.