Мәйханә (жанр)

Мәйханә (әзери. Meyxana) — әзербайҗан халык музыкаль-шигъри сәнгатенең төре[1][2], үзенчәлекле речитатив импровизацияләр, заманча рэпка охшаган ритмик поэзия[3].

Мәйханә
Юнәлеш: Халык музыкасы
Чыганаклары: Азәрбайҗан халык иҗаты, шигърияте
Тугандаш: Ашыйклар сәнгате

Мейхананы башкару вакытында шагыйрь-мәйханачылар, импровизацияләп, бер-берсе белән ярышалар, башлангыч әзерлексез, көн кадагындагы темаларга кискен куплетлар төзиләр. Рифма һәм кушымта турында алдан килешәләр. Кушымтаның көе һәм ритмы астында мейхананың беренче куплеты башкарыла, аннары икенче башкаручы икенче куплетны башкара. Шуннан соң чират янә беренче мейханчыга, яки башкаручылар күбрәк булса, өченчесенә күчә. Куплетлар, гадәттә, гади музыкаль аккомпанементка кушылып башкарылалар[4].

ЭтимологияҮзгәртү

Бу жанр исеме трактирларның һәм тавернаның традицион атамасыннан — «мәйханә» (әзери. Meyxana), ягъни фарсы телендәге «mey» (фар. می, шәраб) һәм «hane» (фар. خانه, йорт) сүзләреннән килеп чыга[5][6] Мәйханәне таверналарында танылган шагыйрьләр, музыкантлар һәм дәрвишләр еш кына дәфкә кушылып яки өстәлдә ритмны биреп, бармаклар белән чиртеп, үз әсәрләрен көйләп башкаралар. Соңрак үзенең барлыкка килгән урыннан жанр үз исемен алган.

 
СССР заманында мәйханә башкаручысы буларак танылган Али ага Вахит

ТарихҮзгәртү

Урта гасырлардан башлап бер стакан шәраб эчәргә, кальян тартырга, музыканы тыңларга яки ашыйкларны тыңларга һәм шул вакытта киң таралган уеннар уйнарга мөмкин булган трактир-таверналар киң тарала башлый. Шундый йортларга танылган шагыйрьләр, музыкантлар, дәрвишләр килүе гадәткә керә. Алар биредә еш кына ритм биреп, үз әсәрләрен укыйлар[7].

Бакы мәйханәләренә килүчеләр арасында үзенчәлекле шигырь ярышлары гадәткә керә. Дәф уен коралы ярдәмендә ритм биреп куплетлар башкарыла. Теманы катнашучыларның берсе бирә, шуннан соң такмакларны хәтерләтүче шаян-сатирик ярыш башлана[8].

Мәйханәләргә руханилар кискен тискәре карашта торалар. Әмма мәйханәләр илдә сәяси вәзгыятькә бәйле даими рәвештә ябылып һәм яңадан ачылып тора. Шигырь ярышлары таверналардан тыш мәйхана исеме астында бәйрәмнәрдә һәм туйларда да башкарыла. Халык тарафыннан танылган мәйханә осталары пәйда була, аларны билгеле бер акча түләп туйларга чакыралар[9].

СССР елларында танылган шагыйрь Али ага Вахит көнүзәк темаларга мәйханәләр иҗат итә. Моннан тыш, кайбер актерлар да бу шәкелдә лирик куплетлар яза. «Сатир-агиттеатр» (САТ) эшчәнлегенең беренче чорында мәйханә шәкелендәге шигырьләр киң таралыш ала. Алар бик тиз истә калган һәм Азәрбайҗан бию музыкасына хас булган ритмик аккомпанемент белән үрелеп барган.[10]

Мәйханә ярышлары Азәрбайҗанда дәвам итә һәм бүген тагын да оптимистик һәм ваемсызрак рәвештә, аның дәртле сүзләре синтезатор аккомпанементының тиз уйнавы астында уртак гаять шатлыклы атмосфераны тудыра[11].


Сәнгатьтә чагылышыҮзгәртү

 
Өзәер Хаҗибәковның "Көр углы" операсының беренче программасы, 1937 ел

Азәрбайҗан композиторлары еш кына мәйханә кебек мәзәк-юмористик җырлар стиленә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Өзәер Хаҗибәковның «Көр углы» операсыннан Шамакай партиясе, Фикрәт Әмировның «Севиль» операсыннан Абделбәков һәм Мамәдалибек дуэты мәйханә жанрына карый[12]. Актер һәм шагыйрь Әхмәт Әхмәтов "Ул булмаса, бу булсын" опереттасында Хамбал ролен башкарганда, әсәрнең авторы Өзәер Хаҗибәков ризалыгы белән, башкарган характерны тулыландыра. Мәсәлән, Мәшәди Ибад туе күренешендә ул мәйханә эпизодын кертә һәм һәр тапкыр көнүзәгендәге темаларга яңа җыр тексты белән чыгыш ясый[13].

XX гасырның икенче яртысының азәрбайҗан джазмены һәм пианисты Вәгыйфь Мостафазадә мугам джазында (Америка джазы һәм традицион азәрбайҗан импровизация музыкасы синтезы) традицион азәрбайҗан мәйханәсен куллана[5].

Мәйханә белән күренеш 1969 елда Азәрбайҗан фильмы киностудиясендә төшерелгән «Мин хәтерлим сине, укытучы» («Бизим Җәбиш мөаллим») фильмында бар. Заманча мәйханә башкаручы Ага Мирза сүзләренә караганда, әлеге фильмда башкарылган мәйханә классикага әверелгән.[14]

2001 елдан башлап ANS телеканалында «Де, гәлсин» ("Әйдә, әйт") мәйханә башкаручылар бәйгесе даими рәвештә үткәрелә, ә 2008 елдан мәйханәне популярлаштыру максаты белән "Сөзүм вар" ("Сүзем бар") дип аталган бәйгене башка Азәрбайҗан телеканалы ATV да үткәрә[15].

Шулай да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Касимов Кубад. Узеир Гаджибеков. Избранные произведеня (публицистика и драматургия). — Баку: Элм, 1985. — 293 б.
  • Касимова, С. Черты народности в музыкальном языке опер азербайджанских композиторов // Известия Академии наук Азербайджанской ССР. — № 12.
  • Керимова, Наиля. Театр и музыка. — Баку: Язычы, 1982. — 101 б.
  • «Старый Баку». Чингиз Каджар. Баку — 2007
  • Başan, Ghillie. Classic Turkish Cookery. — I.B.Tauris & Co. Ltd, 1997. — 224 б. — ISBN 9781860640117.
  • Noble, John; Kohn, Michael Systermans, Danielle. .
  • Kaeter, Margaret. Nations in Transition. The Caucasian Republics. — Infobase Publishing, 2004. — 166 б. — ISBN 9780816052684.
  • Rəhimova A. Azərbaycan musiqisində meyxana janrı. — Bakı: Nurlan. — 122 б. (азәр.)
  • Zubaida, Sami; Tapper, Richard. Culinary Cultures of the Middle EastКалып:Ref-und. — IB Tauris in association with Centre of Near and Middle Eastern Studies, School of Oriental and African Studies, University of London, 1994. — ISBN 1-85043-742-4, 9781850437420.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Bahl, Taru; Syed, M. H. Encyclopaedia of the Muslim WorldКалып:Ref-und. — Anmol Publications PVT. — 25 б. — ISBN 81-261-1419-3, 9788126114191.
  2. Мейхана — это не «хулиганский жанр», а часть азербайджанского фольклора — режиссёр Абдуль Махмудов(рус.) // Вугар Гасанов «Новости-Азербайджан».
  3. Margaret Kaeter. Nations in Transition. The Caucasian Republics. — Infobase Publishing, 2004. — Б. 93. — 166 б. — ISBN 9780816052684.
  4. «Ты кто такой, до свидания», или как азербайджанская мейхана стала популярна в России(рус.) // Кямал Али «Новости-Азербайджан». — 01.06.2012.
  5. 5,0 5,1 Ghillie Başan. Classic Turkish Cookery. — I.B.Tauris & Co. Ltd, 1997. — Б. 47. — 224 б. — ISBN 9781860640117.
  6. Zubaida, Sami; Tapper, Richard. Culinary Cultures of the Middle EastКалып:Ref-und. — IB Tauris in association with Centre of Near and Middle Eastern Studies, School of Oriental and African Studies, University of London, 1994. — Б. 85. — ISBN 1-85043-742-4, 9781850437420.
  7. Мейхана — она и в Израиле мейхана 2017 елның 1 декабрь көнендә архивланган. / Meyxana.Net
  8. От твита до клипа: #ДАВАЙДОСВИДАНИЯ теперь и на видео / Interfax.By
  9. «Старый Баку». Чингиз Каджар. Баку — 2007
  10. Керимова, Наиля. Театр и музыка. — Баку: Язычы, 1982. — Б. 47. — 101 б.
  11. Noble, John; Kohn, Michael Systermans, Danielle. .
  12. Касимова, С. Черты народности в музыкальном языке опер азербайджанских композиторов // Известия Академии наук Азербайджанской ССР. — № 12. — С. 75.
  13. Касимов Кубад. Узеир Гаджибеков. Избранные произведеня (публицистика и драматургия). — Баку: Элм, 1985. — Б. 287. — 293 б.

    Среди исполнителей роли Амбала были такие талантливые актёры национальной сцены, как А. Гусейн-заде и Р. Дараблы. Интересно, что в пьесе Гаджибекова Амбал — небольшая роль, но А. Анатоллы с согласия Узеира Гаджибекова дополнил характер этого действующего лица. Например, в сцену свадьбы Мешади Ибада он внёс эпизод «мейхана», где каждый раз выступал с новым текстом песни на злободневную тему.

  14. Нам мешают создать школу мейханы
  15. Конкурс мейханы стал яблоком раздора между ANS и АТV?