Мәгъсүм Насыйбуллин

татар язучысы

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллинтатар язучысы. 1965 елдан СССРның журналистлар союзы әгъзасы. 1979 елдан СССРның язучылар союзы әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Өлкән юстиция киңәшчесе.

Мәгъсүм Насыйбуллин
Туган телдә исем Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин
Туган 15 октябрь 1925(1925-10-15)
Байлангар, Кукмара районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 16 октябрь 2009(2009-10-16) (84 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре юрист, язучы, публицист
Җефет Марзыя
Балалар Мәхмүт һәм Рафаэль

Биография

үзгәртү

Үзенең детектив әсәрләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. 1940 елда Байлангар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары 1942 елда Сазтамак мәктәбенең башлангыч сыйныфында укытучы булып эшли. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәле ордены белән бүләкләнә

Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 19701981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә. 1947 елда Свердловск шәһәренең юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый. 1949 елда Свердловск өлкәсенең Сажино районына прокурор итеп билгеләнә.1950 елда 2 нче класслы, ә 1952 елда 1 нче класслы юрист чины бирелә. Серов, Богданович районнарында прокурор булып эшли. 1959 елда кече юстиция киңәшчесе чины бирелә. 1959 елда Свердловск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1962 елда Күкчәтау өлкәсе прокуратурасының тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1963 елда юстиция киңәшчесе чины бирелә. 1968 елда "Конец опасной тропы” исемле беренче китабы басыла. 1970-1981 елларда Татарстан республика прокуратурасында эшли. 1975 елда өлкән юстиция киңәшчесе чины бирелә. 1986 елда Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Югары Советы Президиумының Указы белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

2009 елда вафат, Байлангар зиратында җирләнгән.

Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.

Төп басма китаплары

  • Без капчыкта ятмый: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 168 б. – 12000 д.
  • Телсез шаһитлар: хикәяләр һәм повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 159 б. – 30000 д.
  • Төнге ату: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 136 б. – 15000 д.
  • Алтын алка: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 496 б. – 50000 д.
  • Син тикшерүче бит: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 272 б. – 15000 д.
  • Гомерлек үкенеч: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 192 б. – 15000 д.
  • Күктән иңгән дәлил: детектив әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 70000 д.
  • Кайтаваз: педагогик язмалар һәм кыйссалар. – Казан: Мәгариф, 1996. – 224 б. – 5000 д.
  • Тукран тәүбәсе: повесть. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – 160 б. – 3000 д.
  • Елан гадәтен үзгәртми: повесть. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 168 б. – 2000 д.
  • Корылган мылтык: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 319 б. – 3000 д.[1]

Мәгъсүм Насыйбуллин 1979 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

2009 елның 16 августында Казанда вафат була. Байлангар авылы зиратында дәфен кылынган.[2]


Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү