Усманов Мәгафүр Мәхмүт улы (26 март 1962 ел) — башкорт театр актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2008). Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1995).

Мәгафүр Усманов
Туган 26 март 1962(1962-03-26) (62 яшь)
Кызгы, Архангель районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр
Эш бирүче Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры

Биографиясе үзгәртү

Усманов Мәгафүр Мәхмүт улы 1962 елның 26 мартында Башкорт АССРның Архангель районы Кызгы авылында туган. Атасы урман кисүче булып эшләгән.

Мәгафүр Мәхмүт улы 1987 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (Рифкать Исрафилов курсы) тәмамлый һәм Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында эшли башлый. 1989 елдан Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры актеры.

Башкарган рольләре үзгәртү

Заһир («Галия», К. Таһировның шул ук исемле повесте буенча)

Хызыр («Дала кыйссасы», Ф. Бүләков)

Карт ир («Корон» — «Лавина», К. Джюдженогл)

Тальян («Идүкәй һәм Мурадым» Мөхәммәтша Бурангулов)

Король («Роза яки мин?», А. Дилмөхәммәтов)

Юламан карт («Мәхәббәт һәм нәфрәт», Зәйнәп Биишева),

Тимербай — «Алтын балта», С. Сурин)

Жантык («Мәхәббәтл турында легенда» Г. Мусрепов)

Хан, Куандык («Курай авазы», Наил Гаетбаев)

Сәлим («Ак калфак», М.Фәйзи)

Карт Адмирал («Мәхәббәт реестры», Ф.Бүләков)

Магдан («Мәхәббәт турында җыр», Әнгам Атнабаев)

Генерал («Карачкы», П. Барбазюк)

Юлай Азналин («Салават», Мостай Кәримнең «Салават. Өн аралаш җиде төш» трагедиясе буенча)

Синьор Монтекки («Ромео һәм Джульетта», Вильям Шекспир)

Карт Аҗмагол («Башкорт тоткыны», Мостай Кәрим)

Кыш бабай («Кем аждаһаны уята?», Л. Искужин)

Сарафанов («Өлкән ул», А.Вампилов)

Байназар («Карт кияүләр, яки Шомбай кода», Ф.Бүләков)

Чиполлоне, Чиполлиноның атасы («Чиполлино», Дж. Родари) һәм башкалар.

Комик рольләре:

Журден ханым («Яртакыл Журден» — «Полоумный Журден», М. А. Булгаков)

Әмир («Авылга кыз килде», Наил Гаетбаев)

Рәхмәтулла («Алтылы кызга бер кияү», Т. Миңнуллин) һәм башкалар.

Балалар өчен спектакльләрдәге рольләре: Сарыбай («Акбай ник күңелсез?» Т. Миңнуллин)

Вәзир («Кәлиф ләкләк» — «Калиф-аист»; В. Гауфның шул ук исемле әсәре буенча)

Кырмыска (К. И. Чуковскийның «Чыңкылдык чебен» — «Муха-цокотуха» әкияте буенча) һәм башкалар.

Усманов Мәгафүр Мәхмүт улы — үзенчәлекле актер. Аңа нәфис кыяфәт, сыгылмалык, импровизациягә осталык хас. 50-гә якын төрле пландагы (комик рольләр, балалар өчен спектакльләрдәге рольләр, җитди рольләр) рольләр башкара. Рольләренә ачык гәүдәләндерү һәм эчкерсез тойгылар хас. Тирән фәлсәфи мәгънә һәм трагизм белән сугарылган Адмирал образы («Мәхәббәт исемлеге», Бүләков) иң уңышлы эшләренең берсе була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Башкортстан Республикасының халык артисты (2008).

Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1994).

«Жест» халыкара пластика фестивале лауреаты, (Уфа, 1994).

Сылтамалар үзгәртү