Муса Җәлил һәйкәле (Казан, 1966)
Муса Җәлил һәйкәле - Татарстанның Казан шәһәре Беренче май мәйданында урнашкан, татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган һәйкәл.
Һәйкәл | |
Муса Җәлилгә һәйкәл
| |
Муса Җәлилгә һәйкәл | |
Урын | Казан, Беренче май мәйданы |
Сынчы | В.Е. Цигаль, Л.Г. Голубовский |
Төзелеш датасы | 1966 ел |
Халәт | Калып:Культурное наследие РФ 4 |
Материал | монолит гранит |
[[:commons:Category: Musa Dzhalil monument (Kazan) Викиҗыентыкта|Муса Җәлилгә һәйкәл]] Викиҗыентыкта |
Һәйкәл скульпторы — В.Е.Цигаль, архитекторы — Л.Г.Голубовский. Куелу вакыты - 1966 ел.
Тарих
үзгәртү1966 елның 3 ноябренда Казанның 1 Май мәйданында (Казан кирмәненең Спас манарасы алдында уң якта, ТР милли музее каршында) каһарман-шагыйрьнең 60 еллыгына урнаштырылган. Скульптор В.Е. Цигаль, архитектор Л.Г. Голубовский.
Сыйфатлама
үзгәртүҺәйкәл 3 төп өлештән торучы архитектура — киңлек комплексыннан тора: мәйдан (стилобат), скульптура һәм гранит дивар. Скульптура аслыктан 8 метрга өскә күтәртелгән. Көнбатыш яктан һәйкәлгә киң гранит баскыч илтә. Композиция үзәгендә мәйданның кечерәйтелгән күчермәсе булган чәчәклек утыртылган. Ян-якта ялтыратылган (полировкаланган) граниттан эскәмияләр куелган. Монументның трапеция формасында эшләнгән гранит мәйданчыгы җир өслегеннән күтәртелгән.
Скульптура белән бербөтен хасил итүче бронза аслыкта факсимиле култамгасы «М. Җәлил» ясалган.
Җәлил фигурасында тыелгысыз ашкыну сурәтләнгән. Көрәшче шагыйрь үзен чорнаган тышаулардан котылырга тели. Горур чөелгән баш, киерелгән иңбашлар, буйсынмас ихтыярлы күз карашы батырлык, әхлакый көч, каһарманлык турында сөйли.
Скульптура артында мәйданчыкта гранит блоклардан дивар күтәртелгән. Анда стильләштерелгән карлыгачлар сурәте һәм Җәлил шигырьләреннән русча һәм татарча 3 өзек бирелгән. Беренчесе — «Пел я, весеннюю свежесть почуя, Пел я, вступая за Родину в бой». Икенчесе — «Лишь в свободе жизни красота! Лишь в отважном сердце вечность есть!». Өченчесе — «Жизнь моя песней звенела в народе, Смерть моя песней борьбы прозвучит».
Барельефлар
үзгәртү1995 елда гранит диварда Кормашев-Җәлил төркеме әгъзаларының (җәлилчеләр) барельефлары эшләп куела. Авторы – В. Цигаль.
Елга ике мәртәбә һәйкәл янында шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен исә алалар[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Памятник поэту Мусе Джалилю(үле сылтама)
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||