Муса Җәлил һәйкәле (Казан, 1960)

Муса Җәлилгә һәйкәл Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы Ленинград урамындагы Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей территориясендә урнашкан.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Казан, Ленинград урамы, 20нче йорт
Сынчы Бакый Урманче (бюст)
Төзелеш датасы 1960 ел
Материал бронза

Тарих үзгәртү

 
Бюст өлеше

Муса Җәлилгә һәйкәл 1960 елның 10 сентябрендә Казанның Ленин (хәзер Авиатөзелеш) районындагы 26нчы урта мәктәп (ул вакыттагы директоры — Могавия Мөхәммәтов) территориясендә ачылган.

Муса Җәлил бюстының авторы — Бакый Урманче. Ул сөргеннән 1958 елда Казанга кайткач, беренче итеп мәрмәр ташыннан Габдулла Тукайның интерьер өчен портретын ясаган. Ачык һавада корган беренче эше батыр Муса Җәлилгә һәйкәл була.

Һәйкәл җәмәгать тәртибендә ясалган. Һәйкәл кору өчен мәктәп балалары зур тырышлык белән матди фонд җыя. Мәктәпкә шефлык итүче завод та ярдәм итә. Б. Урманче һәйкәлнең иҗади өлешен бушлай (гонорарсыз) эшләсә, балалар туплаган мая техник өлешен башкарырга җитәрлек була.

Сыйфатлама үзгәртү

Мәктәп территориясендәге бакча (сквер) уртасындагы кызыл кирпечтән эшләнгән биек постаментка Җәлилнең бронза бюсты куелган. Һәйкәл янына таш сукмактан барып була.

Ак граниттан ясалган аслыкка алтынланган хәрефләр белән татарча язылган:

Муса Җәлил
1906-1944

Ачылу үзгәртү

26 нчы мәктәп балалары, укытучылар коллективы, язучылар, Казанның Ленин районы шурасы, фирка комитеты, шефлык итүче завод вәкилләре каршында кыскача кереш сүздән соң Татарстан АССР мәгариф министры Мирза Мәхмүтов һәйкәлне каплап торган чаршауның бауларын кисә. Биек, сылу постамент өстендә урнаштырылган Муса Җәлилнең бронза бюсты ачыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. 399нчы бит. ISBN 5-9690-0031-0
  2. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №26 им. Мусы Джалиля» Авиастроительного района г. Казани(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани