Муллаян Дәүләтьяров

Муллаҗан Хәбибулла улы Дәүләтьяров (1957 елның 2 ноябре, Ишмәмәт, Борай районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ2015 елның 7 июле, Наполи, Италия) — рәссам. 1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты. Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).

Муллаян Дәүләтьяров
Туган телдә исем Муллаҗан Хәбибулла улы Дәүләтьяров
Туган 2 ноябрь 1957(1957-11-02)
Ишмәмәт, Борай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 июль 2015(2015-07-07) (57 яшь)
Наполи, Италия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Тормыш юлы үзгәртү

1957 елда Башкорт АССРның Борай районы Ишмәмәт авылында туа.

2000 елда М. Акмулла исемендеге башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый.

2002 елдан башлап Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең дизайн кафедрасында эшли, доцент.

1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Рәссамның рәсемнәре Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Мирас» Нефтекама рәсемнәр галереясендә (Нефтекама), «Янгантау» рәсемнәр галереясендә (Башкортстан Республикасының Салават районы, «Янгантау» курорты), Яр Чаллы шәһәренең рәсемнәр галереясендә саклана.

2015 елның 7 июлендә Наполи шәһәрендә (Италия) вафат була[1].

Хезмәтләре үзгәртү

Муллаян Дәүләтьяровның рәсемнәре арасында «Халык мотивлары буенча» (1996—2003), «Авыл мотивлары» (1999—2003), «Жомга», «Бал-бабай» (1998), «Бәйрәмдә» (1998), «Әби» (1997), «Тамырлар» (1998), «Көнчыгыш мотив» (1999), «Яз» (2001), «Көз» (2001), «Иртә» (2001), «Кич» (2001), «Соры көн» (2001), «Түгәрәк күл» (2002), «Җир төше» (2003), «Түбә» (2003) кебек хезмәтләр бар.

Күргәзмәләр үзгәртү

1984 елдан башлап республика, шул исәптән махсус (графика, декоратив-гамәли сәнгать), зона, региональ, Бөтенроссия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

Алар арасында: «Россия тарихында сайлаулар: борынгыдан безнең көннәргә кадәр» республика күргәзмәсе (2011)[2], Италиядә «Россиядән караш» күргәзмәсе (2012)[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • Россия Рәссамнар берлеге һәм Халыкара рәссамнар федерациясенең бакыр медале.
  • Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.
  • Указ Президента РБ от 18.05.2010 № УП-250 «О присвоении почетного звания „Заслуженный художник Республики Башкортостан“ Ахметвалиеву Р. Х. и Давлетьярову М. Х.»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Неаполе скончался заслуженный художник Башкортостана. Уфимская государственная академия искусств. 2015-07-02 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. Художники в политике, archived from the original on 2015-07-12, retrieved 2021-09-29 
  3. «Уфимские Ведомости» :: Еженедельная рекламно-информационная газета. әлеге чыганактан 2015-07-12 архивланды. 2015-07-11 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү