Мощеная

(Мощёная битеннән юнәлтелде)

Мощеная (укр. Мощена, пол. Moszczana) — Украинаның Волын өлкәсе Ковель районында урнашкан авыл. Район үзәге булган Ковель шәһәренә кадәр ара 9 км. Халык саны 581 кеше (2010).

Мощеная
Нигезләнү датасы 1543
Сурәт
Рәсми исем Мощена
Рәсми тел украин теле
Дәүләт  Украина
Нәрсәнең башкаласы Мощёнский сельский совет[d]
Административ-территориаль берәмлек Мощёнский сельский совет[d]
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Әгъзалык Мощёнский сельский совет[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 179 ± 0 метр
Мәйдан 1,05 км²
Почта индексы 45030
Җирле телефон коды 3352
Карта
 Мощеная Викиҗыентыкта

Авылның үзәк урамы

Тарихы

үзгәртү

Авылга 1543 елда[1] нигез салына. Ул вакытта ул Польша составына кергән. 1793 елда Волын өлкәсе Россия империясенә күчә. Әмма Беренче дөнья сугышыннан соң авыл Польшага күчә, ләкин Икенче дөнья сугышыннан соң ул яңадан күчә, бу юлысы Украин СССР-га.

География

үзгәртү
 
Мәдәният йорты

Авыл тигез җирдә урнашкан. Диңгез өстендә биеклеге 179 м. 1,05 км² мәйдан били.

2001 елда узган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча авылда 546 кеше яшәгән, 2010 елда — 581 кеше. Халык тыгызлыгы — 553 кеше./км².

Җирле халык, нигездә, авыл хуҗалыгы тармагында эшли, башка тармакларда эшләүчеләр саны да байтак. Продукция, гадәттә, Ковель шәһәрендә сатыла, Польша белән дә килешүләр бар.

Инфрастуктура

үзгәртү
 
Авылдагы чиркәү

Авылда 1997 елда төзелгән «Рождества Пресвятой Богородицы» исемендәге кирпеч чиркәү бар. Анардан ерак түгел Дан обелискы (1979) һәм Билгесез солдат һәйкәле (1988) урнашканнар. Авылга керү юлында Зелинский бюсты белән хәтер билгесе урын алган (1988).

 
Мәктәп

Мәдәният йорты һәм мәктәп эшләп киләләр.

Берис-Киев тимер юлы авылдан 3 чакрым ераклыкта уза. 2001 елда ул электрлаштырылды.

Өстәмә мәгълүматлар

үзгәртү

Статистик мәгълүмат

үзгәртү
 
Авылның совет чорындагы картасы, 1920
  • Код КОАТУУ — 0722184601.
  • Почта индексы — 45030.
  • Телефон коды — 3352.
  • Автомобиль коды — AC / 03.

Җирле совет адресы

үзгәртү

45030, Волын өлкәсе, Ковель районы, Мощен авылы, тел. 58-9-16.

Искәрмәләр

үзгәртү