Миңнура Хәйруллина

Миңнура Хәйруллина (Миңнура Гали кызы Хәйруллина, 1926 елның 8 августы, Арташ, Мамадыш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2016 елның 20 июне, Мамадыш, Мамадыш районы, Татарстан, Россия) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Мамадыш» совхозында дуңгызлар караучы[1]. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Миңнура Хәйруллина
Миңнура Хәйруллина.jpg
Туган 8 август 1926(1926-08-08)
Арташ, Мамадыш кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 20 июнь 2016(2016-06-20) (89 яшь)
Мамадыш, Мамадыш районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлыҮзгәртү

Миңнура Хәйруллина 1926 елның 8 августында Татарстан АССРның Мамадыш кантунының Мамадыш вулысының Арташ авылында туа[2]. Әтисенең иртә вафатыннан соң, әнисенә ике ятим баланы үстерергә ярдәм итәргә туры килә. Районда совхоз оешканнан соң, әнисе шунда дуңгыз караучы булып эшләргә килә, соңрак аның янына олы кыз кушыла. 1939 елда, 13 яшендә Мамадыш агробазасына (1949 елдан — «Мамадыш» совхозы) эшләргә килә. Миңнура аларга ярдәм итеп, тиздән бу һөнәрне үзләштерә. Сугыштан соң, тәҗрибә туплап, дуңгыз-анадарны караучы эшенә күчә. 1958 елда беренче тапкыр ССРБ ВДНХсында катнаша һәм медаль ала.

Күп еллар Мамадыш районы терлекчеләренең Социалистик ярышын җитәкли. 1965 елда 23 ана дуңгыздан 390 дуңгыз ала һәм үстерә, аларның һәрберсенең авырлыгы ике айлык яшьтә 20,2 кг тәшкил иткән[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен Хәйруллина Миңнура Гали кызына Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Пенсиягә чыкканчы «Мамадыш» совхозында эшли. 2016 елның 20 июнендә вафат була.

БүләкләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Хайруллина Миннура Галеевна, свинарка совхоза «Мамадышский» Мамадышского района. әлеге чыганактан 2014-10-27 архивланды. 2014-10-29 тикшерелгән.
  2. Хайруллина Минури Галеевна.

СылтамаларҮзгәртү