Михеил Кавелашвили
Михеил Кавелашвили, Михеил Гурамис дзе Кавелашвили (гөрҗ. მიხეილ გურამის ძე ყაველაშვილი; 1971 елның 22 июле, СССР, Гөрҗи ССР, Болниси) — футболчы, футбол буенча Гөрҗистан җыелмасының элеккеге һөҗүмчесе, сәясәтче, Гөрҗистан парламенты депутаты (2016―2024). 2024 елның 14 декабрендә Гөрҗистан президенты итеп сайланган.
Михеил Кавелашвили | |
---|---|
Гөрҗистанның сайланган президенты | |
Вазыйфага керешкән 14 декабрь 2024 ел | |
Аңа кадәр | Саломе Зурабишвили |
Гөрҗистан парламенты депутаты | |
Вазыйфада 2016–2024 | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 22 июль 1971 (53 яшь) СССР, Гөрҗи ССР, Квемо-Картли, Болниси |
Сәяси фирка | Гөрҗи хыялы[d] Халык көче (2022 елдан) |
Белем | Тбилиси дәүләт университеты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 22 июлендә Гөрҗи ССР Болниси[d] шәһәрендә туган.
1989 елда Тбилиси дәүләт университетының[d] икътисад факультетына укырга кергән. 1990 елда аның уңышлы спорт карьерасы башланган. 1988―1995 елларда «Динамо Тбилиси»да уйнаган, аннары Владикавказ «Алания»сенә күчкән, «Манчестер Сити», «Грашофер» һәм башка берничә Европа клубы өчен уйнаган. Профессиональ тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә УЕФА лицензиясе бар. Футбол өлкәсендә эксперт[1]
Сәяси карьерасы
үзгәртү2016 елда «Гөрҗи хыялы» идарә итүче фиркәсеннән Гөрҗистан парламентына сайланган. 2016―2020, 2020―2024 һәм 2024―2028 елларда өч чакырылыш Гөрҗистан парламенты[d] (гөрҗ. საქართველოს პარლამენტი — Сакартве́лос парла́менти) депутаты.
2022 елның июнендә ул берничә башка депутат белән бергә «Гөрҗи хыялы» партиясеннән аерылып чыккан һәм «Халык көче» сәяси хәрәкәтенә нигез салган, хәрәкәт 2024 елда партиягә үзгәртелгән. «Халык көче» «Гөрҗи хыялы» партнеры булып торган.
2024 елда үз партиясе тарафыннан Гөрҗистан Президенты постына тәкъдим ителгән[2].
2024 елның 14 декабрендә Гөрҗистан президенты итеп сайланган[3]. Гөрҗистанның алтынчы Президенты инаугурациясе 29 декабрьдә уза.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кто такой Кавелашвили – будущий шестой президент Грузии. Sputnik Грузия, 14.12.2024(рус.)
- ↑ GD Picks Former Football Player Mikheil Kavelashvili as Presidential Candidate (2024-11-27).
- ↑ Бывший игрок владикавказской «Алании» стал президентом Грузии (2024-12-14).
Сылтамалар
үзгәртү- Все о выборах президента Грузии: кандидат, избирательная коллегия, протест и многое другое. Sputnik Грузия, 13.12.2024(рус.)
- Кто такой Кавелашвили – будущий шестой президент Грузии. Sputnik Грузия, 14.12.2024(рус.)