Михаил Первухин (педагог)

Михаил Первухин, Первухин Михаил Борисович (1913 ел — 1871 ел) — педагог, Беренче Казан ирләр гимназиясендә татар һәм төрек теле укутучысы, "Төрек-татар-рус сүзлеге" авторы.

Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 1813
Туу урыны Нократ губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1871
Һөнәр төре педагог
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Нократ губернасында 1913 елда туган. Казан гимназиясендә укый. Гимназияне тәмамланганнан соң 1831 елда Казан Университетына укырга керә. Университетны сүз фәннәренең гамәли студенты исеме белән тәмамлый. Аннары бераз вакыт Әстерханда гарәп теле укытучысы булып эшли, 1834 елның 10 ноябрендә Казан дәүләт гимназиясенә 1 нче Казан гимназиясенә гарәп теле укытучысы итеп билгеләнә. Анда ул 1841 елга кадәр хезмәт итә. Моннан тыш, 1837 елнан Казан университетында профессор Александр Казем-Бек урынына татар теле лекцияләрен укый.[1]

1846 елдан 1853 елга кадәр Первухин, башта титуллы киңәшче, ә аннары коллеж асессоры һәм надворный советник дәрәҗәсендә була, Ырынбур чик буе комиссиясендә кече тәрҗемәче була, ә 1853 елдан шул ук комиссиядә чик буе кыргызларның попечителе исемендә була.

1840 елда Михаил Первухин Казан шәһәрендә гарәп һәм фарсы сүзләре дә кулланылган «Төркек-татар-рус сүзлеге»н чыгара.[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Александр Казем-Бек

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар үзгәртү

ПЕРВУХИН МИХАИЛ БОРИСОВИЧ, АВТОР "ТУРЕЦКО-ТАТАРСКО-РУССКОГО СЛОВАРЯ"(үле сылтама)