Михаил Верещагин (1891)

ветеринария фәннәре докторы, КДВИ профессоры

Михаил Верещагин, Михаил Николай улы Верещагин (рус. Верещагин Михаил Николаевич, 1891 елның 12 сентябре, РИ, Вятка губернасы, Слободской өязе, Белохолуницкое1970 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1940), профессор (1935), ТАССР (1946) һәм РСФСР (1961) атказанган фән эшлеклесе. Казан эпизоотологлар мәктәбенә нигез салучы, илнең эпизоотология фәненә нигез салучыларның берсе.

Михаил Верещагин
Туган телдә исем Михаил Николаевич Верещагин
Туган 12 сентябрь 1891(1891-09-12)
РИ, Вятка губернасы, Слободской өязе, Белохолуницкое
Үлгән 26 июль 1970(1970-07-26) (78 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре ветеринария табибы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены РСФСР атказанган фән эшлеклесе-1961

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1891 елның 12 сентябрендә Вятка губернасы Слободской өязе (хәзерге Киров өлкәсе Слободской районы) Белохолуницкое авылында туган. 1913 елда дини семинарияне, 1917 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. Профессорлар П. М. Тушнов, Н. П. Рухлядев һәм академик К. И. Скрябин җитәкчелегендә фәнни әзерлек үткән. Югары уку йортын тәмамланганнан соң, 53 ел әлеге институтта эшли: ординатор, ассистент, доцент, эпизоотология кафедрасы профессоры. 1925 елдан 1970 елга кадәр ― кафедра мөдире[1].

1929―1930 елларда ― институтның уку эшләре буенча проректоры, эпизоотология факультетын оештыручы һәм деканы.

100 дән артык фәнни эш авторы. 10 фән докторы (ш. и., М. Н. Иванов, В. В. Никольский, В. П. Тульчинская, Л. В. Яковлев һ. б.) һәм 45 фән кандидаты ( ш. и., В. П. Тульчинская, Т. Р. Гайнуллин, С. Н. Анастасьян, А. И. Филиппов, Е. С. Шулюмова, В. Н. Грибаков, Я. М. Скорняков, П. С. Лазарев, Х. Г. Гыйззәтуллин, В. А. Фейтенгеймер, Н. Х. Глебов, В. Ф. Петров, И. И. Архангельский , Л. Г. Даутов) әзерләгән [1]. Хезмәтләре эре мөгезле терлекләрнең үпкәсе тоташ ялкынсыну, атларда йогышлы анемия, энцефаломиелит, пироплазмоз, эре мөгезле һәм вак терлекләр бруцеллезы, дуңгыз чумасы, некробактериозны өйрәнү һәм дәвалауга багышланган. Галим эпизоотология үсешенең закончалыклары һәм актив профилактиканың төп законнары турында теоретик гомумиләштерү ясаган. Эре мөгезле терлекләрнең үпкәсе ялкынсынуны, сап, контагиоз плевропневмониянең, йогышлы анемиянең, атларның йогышлы энцефаломиелитын өйрәнү һәм бетерү өчен Татарстанда, Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә экспедицияләр оештырган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия. ― Казань, 2002. Т. 1, стр. 561.
  • Казанская государственная академия ветеринарной академии (1873―2006). Биографический словарь ученых. Под ред. профессора Г. Ф. Кабирова. ― Казань, 2006, стр. 26.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү