Михаил Григорьевич Басс (1970 елның 19 июле, Ленинград, ССРБ2018 елның 12 августы, Иерусалим, Израиль) — Россия биологы, эколог һәм педагог. Шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының телевизион һәм спорт версиясе уенчысы буларак билгеле, берничә мәктәп командасы һәм Санкт-Петербургның Зур хораль синагогасы командасы тренеры.

Михаил Басс
Туган 19 июль 1970(1970-07-19)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлгән 12 август 2018(2018-08-12)[1] (48 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Үлем сәбәбе ликуз
Күмү урыны Кладбище Памяти жертв 9-го января[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты
Һөнәре биолог, эколог, укытучы, интеллектуаль уеннар катнашучысы

Тормыш юлы үзгәртү

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Михаил Басс 1983 елда беренче тапкыр Ленинград пионерлар сараеның биология бүлегенә килә. 1987 елдан 1993 елга кадәр Ленинград политехник институтында укый, аны «биофизика» белгечлеге буенча тәмамлый. 1989 елдан башлап Пионерлар сараенда (хәзер Санкт-Петербург шәһәр Яшьләр иҗаты сарае) укыта, хайваннар экологиясе һәм биомониторинг лабораториясендә педагог вазыйфасын башкара. Утыздан артык экспедициядә һәм походларда катнаша (шуларның уналтысы — җитәкче буларак). Шулай ук Эксперименталь медицина институтында һәм «Крестов утравы» экология-биология үзәгендә (Яшьләр иҗаты сарае каршында) эшли.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе орнитофаунасы, шулай ук Россия һәм БДБ тыюлыклары аның тикшеренүләр өлкәсенә карый. Басс булган тыюлыклар арасында — Катун (Алтай), Кара диңгез, Кара-Даг (Украина), Саяно-Шушенск, Шүлгәнташ; шулай ук Төньяк Прибайкалье, Великая елгасын (Псков өлкәсе), Ак диңгез һәм Курш толымын өйрәнә[2]. Молекуляр генетикада да махсуслашкан. Берничә фәнни эш авторы.

Педагогик эшчәнлек үзгәртү

Михаил Басс өстәмә белем бирү педагогы һәм Санкт-Петербург укучыларының биология буенча шәһәр олимпиадасын оештыручы буларак билгеле. Яшьләр иҗаты сараендагы аның укучылары, хайваннар экологиясе лабораториясен тәкъдим итеп, региональ олимпиадаларда һәм конкурсларда күп тапкырлар призлы урыннар яулаганнар[3].

Нәрсә? Кайда? Кайчан? үзгәртү

1992 елда Михаил Басс «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының телевизион версиясендә дебют ясый, 1990 елларда Алексей Блиновның әйдәп баручы уенчыларыннан берсе була. «Клубның үлемсез әгъзасы» титулына ия була. 2000 елда клубның 25 еллыгына багышланган Юбилей уеннарында катнашкан. Александр Друзь командасы составында 2002 елда дөнья чемпионатында җиңә.

2010 елда Санкт-Петербургның Зур хораль синагогасы командасы тренеры була[4], шулай ук төрле балалар командалары белән шөгыльләнә[5] һәм һәвәскәрләр турнирларында судья була[6].

Үлем үзгәртү

Бер ай дәвамында Израильдә кискен лейкоздан дәвалана[7]. 2018 елның 12 августында Иерусалим хастаханәсендә вафат була. 19 августта 9 нчы гыйнвар Корбаннарын искә алу зиратында җирләнгән[8].

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Григорий Иосифович Басс, әнисе — Рахиль Моисеевна Басс
  • Энесе — Вадим Григорьевич Басс
  • Хатыны — Анна Гутерман
    • Кызы — Евгения Басс (2018 елда туган)

Әдәбият үзгәртү

  • Сборник: Коллектив авторов. М.Г.Б.(рус.) / Редактор И. А. Зайковская, Корректор М. Б. Крылова, Оригинал-макет Л. Е. Голод, Дизайн обложки В. В. Бекелева. — 1-е изд. — СПб.: «Нестор-История», 2020. — 120 с., ил. с. — 150 экз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://vk.com/wall2606296_2634
  2. Басс Михаил Григорьевич(рус.)
  3. Профиль на сайте Эколого-биологического центра «Крестовский остров»(рус.)
  4. Михаил Басс: «Не корову проигрываем!»(рус.)
  5. Состоялся турнир по интеллектуальным играм для школьников, посвященный 10-летию команды ЧГК «Бриз-88»(рус.)
  6. Где поиграть в «Что? Где? Когда?» в Петербурге(рус.)
  7. Умер игрок клуба «Что? Где? Когда?» Михаил Басс, archived from the original on 2018-08-14, retrieved 2022-04-27 
  8. Сотни людей простились с «бессмертным» знатоком «Что? Где? Когда?» Михаилом Бассом (рус.), Росбалт.

Сылтамалар үзгәртү