Михаил Афанасьев

Афанасьев Михаил Павел улы (29.01.1971; Олы Талкыш, Чистай районы, ТАССР) — Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм шәһәре мэры,[1] биология фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2009 ел).[2]

Афанасьев Михаил Павел улы
Туган 29 гыйнвар 1971(1971-01-29) (53 яшь)
Олы Талкыш, Чистай районы, ТАССР
Милләт рус
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биографиясе үзгәртү

Афанасьев Михаил Павел улы 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районы Олы Талкыш авылында туган.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган (1993 ел).

1993-1996 елларда КДВМАның авыл хуҗалыгы хайваннарының генетика һәм селекциясе кафедрасының көндезге уку формасы аспиранты. 1996-1999 елларда зооинженерлык факультеты ассистенты, КДВУның генетика һәм селекция кафедрасы деканы урынбасары, өлкән укытучы. 1999-2005 елларда «ДеЛаваль» компаниясенең Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле. 2005-2010 елларда «ДеЛаваль» төбәк директоры, Үзәк Азия Республикасының Идел-Нократ төбәкләре, «ДеЛаваль» ЯАҖнең Казан шәһәрендәге аерымланган бүлекчәсе директоры.

2010 елдан Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елдан 2019 елга кадәр ТР «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.

2019 елның сентябреннән октябрь аена кадәр ТР Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. 2019-2020 елларда ТР Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2020 елдан ТР Яшел Үзән районы башлыгы.[3]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

«2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медальләре (2011 ел), ТР Президенты Рәхмәте (2016 ел), «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2017 ел), РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәт хаты (2018 ел), ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2019 ел), «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021 ел) белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү