Лаеш районы

(Лаеш муниципаль районы битеннән юнәлтелде)

Лаеш районы (рус. Лаишевсᴋᴎй район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көнбатыш өлешендә Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Административ үзәк — Лаеш шәһәре[2].

Лаеш районы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 14 февраль 1927
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Лаеш
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман
Халык саны 42 835 (1 гыйнвар 2018)[1]
Мәйдан 2094,43 км²
Рәсми веб-сайт laishevo.tatarstan.ru(рус.)(тат.)
Харита сурәте
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Лаеш районы Викиҗыентыкта

Лаеш районы 1927 елның 14 февралендә оеша. 1963 елда аны Питрәч районына кушалар, әмма ике елдан соң Лаеш шәһәрен үзәк итеп административ берәмлек буларак яңадан торгызалар[3].

Район еш кына рәсми булмаган рәвештә «Державин ягы» дип атала — рус шагыйре Гавриил Державин тумышы белән Лаеш районнынан[3].

География үзгәртү

Лаеш районы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 62 км ераклыкта Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. Аның территориясе 2094,43 км2. Казан, Питрәч, Балык Бистәсе районнары белән, Куйбышев сусаклагычы акваториясе буенча Югары Ослан, Кама Тамагы, Алексеевск, Спас районнары белән чиктәш. Идел, Кама һәм Мишә — районның эре елгалары[2][3]. Райондагы күлләр: Кара күл, Кара күл, Куак күле, Мишән күле, Саф күл, Хәерби күле, Чат күле, Чиста күл, Куян күле, Чардаклы күле.

Герб һәм әләм үзгәртү

Казан губернасының Лаеш шәһәре тарихи гербы нигезендә эшләнгән район гербы Лаеш муниципаль районының җирле вәкилле органы карары белән 2005 елның 8 декабрендә расланган. Ул күк фонда көмеш дулкыннарның рәсемнәре төшерелгән калкан рәвешендә эшләнгән, үзәктә — мачтада кечкенә байраклы алтын кораб һәм аның тирәли йөзүче ике кызыл балык. Алтын төс — уңыш һәм байлык, балыклар — районда үсеш алган балыкчылык, дулкын — Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен чагылдыра[4]. Лаеш районы әләме турыпочмаклы формага ия, гербтагы кебек рәсем төшерелгән[3].

Тарих үзгәртү

 
Комлы Кавалидагы чиркәү
 
Лаештагы музей

Этимология үзгәртү

«Никон елъязмасыннан» алынган риваять буенча, район исеме борынгы Лаеш атамалы татар авылыннан алынган, ә ул, үз чиратында, авылга нигез салучы — Болгардан килгән Лаеш картның исемен йөрткән[5].

XVI—XVIII гасырлар үзгәртү

Лаеш шәһәренә 1557 елда Казаннан 62 км ераклыкта ныгытма-шәһәр буларак нигез салалар. Ул нугайлар һәм марилар һөҗүмнәренә каршы тору өчен хезмәт иткән. Шәһәрнең беренче халкы хәрбиләр була. Лаеш утравының 6 каланчага ия 500 метрга якын озынлыкта дивары, 582 сугышчысы була[6]. 1650 елга шәһәр хәрби әһәмиятен югалта: хезмәткәрләр ныгытманы ташлап китә, шуның аркасында халык саны ике тапкыр кими[7].

1708 елда Лаеш Казан губернасы яны шәһәре, 1781 елда өяз шәһәре статусын ала һәм Казан губернасында зурлыгы буенча дүртенче урынны алып тора. Бу вакыйгадан соң шәһәргә бөтен өяздән акча эшләргә кешеләр агыла, икътисад үсә һәм административ биналар төзелә башлый. XIX гасыр башыннан Лаешта Тимер ярминкәләре уза, анда чуен, тимер һәм төрле металл эшләнмәләре сатыла[6][3][8].

XIX—XXI гасырлар үзгәртү

XIX гасыр ахырында Лаешта 5380 кеше яши, шәһәрдә ике сыйныфлы училище, хастаханә, почта һәм телеграф станциясе, ятимнәр мәхкәмәсе, казначылык, хатын-кызлар гимназиясе һәм чиркәү яны мәктәбе эшли[3][9].

Лаеш районы 1927 елның 14 февралендә ТАССР ның беренче сигез районы рәтендә оештырыла. Шул ук вакытта Лаеш, Зөя һәм Тәтеш кантоннары бетерелә. Ул чорда муниципаль берәмлеккә 52 997 кеше яшәгән 40 авыл җирлеге һәм 85 торак пункт кергән. 1938 елның августында территориянең бер өлеше Столбище районына күчә, 1944 елда берничә авыл җирлеге Салтан (1946 елның 5 апреленнән — Корноухово) районына тапшырыла. 1956 елда, Куйбышев ГЭСы сусаклагычын су басудан соң, Лаеш районының өчтән бер өлеше диярлек суга китә, авыллар, сөрүлекләр һәм болыннар зур зыян күрә[3][9]. 1963 елда Лаеш районы Питрәчкә кушыла, ләкин ике елдан — 1965 елның 12 гыйнварында — аны мөстәкыйль административ берәмлек буларак яңадан торгызалар. 1990 елда Лаеш Россиянең тарихи шәһәрләре исемлегенә кертелә[9][3].

Район территорияләре хәзер дә үзгәрүен дәвам итә. Мәсәлән, 2010 елның 9 июнендә төбәк кануны белән Нурминкә һәм Караеш авыллары Нармонка авыл җирлегенә берләштерелә[10]. Ә 2020 елның 16 ноябрендә Лаеш районының Матюшино авыл җирлегенең 63,2 га мәйдандагы җирләрнең бер өлеше Казанга күчте: анда «Биатлон» спорт комплексы төзү планлаштырыла[11].

2010 елдан 2019 елга кадәр район башлыгы булып Афанасьев Михаил Павел улы тора. 2020 елдан бу вазифаны Зарипов Илдус Фатыйх улы башкара. Башкарма комитет белән Новиков Анатолий Александр улы җитәкчелек итә[12][13].

Халык үзгәртү

2019 ел мәгълүматлары буенча, районда 44 458 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның 42,1% ы — татарлар, 55,1% ы — руслар,1 % — чувашлар. Шәһәр шартларында район халкының 19,73 % ы яши[2][3].

Халык саны
2002[14]2005[15]2006[16]2007[17]2008[18]2009[19]2010[20]2011[21]2012[22]2013[23]
37 01136 72036 86336 90936 96736 96736 51636 57336 74137 403
2014[24]2015[25]
37 99938 972

Милли cостав үзгәртү

Милләт 1970[26] 1979[26] 1989[26] 2002[27] 2010[28]
татарлар 32,5% 36,1% 36,9% 40,8% 42,1%
руслар 66,3% 62,1% 60,7% 56,4% 55,1%
чуашлар ? ? 1,1% 1,1% 1,0%

Муниципаль-территориаль бүленеш үзгәртү

Лаеш районында 1 шәһәр, 23 авыл җирлеге һәм аларга кергән 68 торак пункт бар[29].

Авыл җирлегеАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км2
1e-06 Шәһәр халкы
1Лаеш Лаеш шәһәре 2 9938[25]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Александровское авыл җирлеге 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы 5 1765[25]
3 Атабай авыл җирлеге Атабай (Лаеш районы) 1 494[25]
4 Олы Кабан авыл җирлеге Кече Кабан 2 1403[25]
5 Габишево авыл җирлеге Гәбиш 1 2745[25]
6 Державино авыл җирлеге Агайбаш 1 453[25]
7 Егорьево авыл җирлеге Каипы 7 935[25]
8 Хәерби авыл җирлеге Хәерби 2 839[25]
9 Куюк авыл җирлеге Курманак 4 112[25]
10 Макаровка авыл җирлеге Ташкирмән 2 625[25]
11 Кече Елга авыл җирлеге Кече Елга 3 982[25]
12 Матюшино авыл җирлеге Матюшино 1 151[25]
13 Нармонка авыл җирлеге Нурминкә (Лаеш районы) 6 2331[25]
14 Никольсᴋ авыл җирлеге Карай (Татарстан) 7 1097[25]
15 Орлов авыл җирлеге Орел (Лаеш районы) 4 985[25]
16 Пәрәү авыл җирлеге Пәрәү 1 717[25]
17 Комлы Кавал авыл җирлеге Комлы Кавал 2 2105[25]
18 Рождествено авыл җирлеге Үкереч Колтык 4 1161[25]
19 Сокуры авыл җирлеге Сокуры 2 1430[25]
20 Урта Девятово авыл җирлеге Урта Девятово 4 658[25]
21 Сталбишчы авыл җирлеге Сталбишчы 2 6478[25]
22 Татар Сараланы авыл җирлеге Татар Сараланы 2 373[25]
23 Татар-Янтык авыл җирлеге Татар Янтыгы 1 313[25]
24 Чырпы авыл җирлеге Чырпы 3 882[25]

Икътисад үзгәртү

 
Лаештагы училище

Хәзерге көндә үзгәртү

2020 елга Лаеш районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 4 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача хезмәт хакы, инфраструктура, капиталга инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Лаешта уртача хезмәт хакы 43,6 мең сум, бу башка муниципаль берәмлекләрдән күбрәк[30].

Район территориясендә 2019 елда 540 кече һәм 10 урта предприятие эшли, шулай ук 1274 шәхси эшмәкәр теркәлгән. 2018 елда районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 28,6 % тәшкил иткән[31].

Казанга якын булу һәм яхшы үсеш алган транспорт инфраструктурасы (монда «Казан» Халыкара аэропорты урнашкан) аркасында Лаеш районы территориясе Татарстан башкаласы оешмаларының кайбер филиаллары һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән компанияләр өчен популяр эш мәйданчыгына әйләнде. Районда «Нәфис» компанияләр төркеме, «Инвэнт» технополисы, Ozon склад комплексы, ICL-КПО ВС сәнәгать электроникасы заводы, «Ак Барс» кошчылык комплексы, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре («Лаеш кошчылык комплексы», сөт заводы, азык-төлек комбинаты, балык эшкәртү заводы, «Юбилейное» АХҖ сы,  «Казан май комбинаты») һәм башкалар эшләп килә[2][32].

2019 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышы 5,5 млрд. сум тәшкил итте, керемнең төп өлеше ит һәм кош-корт җитештерүгә туры килде. Умартачылык, бодай, арыш, арпа, солы, борчак һәм җитен үстерү өстәмә тармакларга керә. «Нармонка» компаниясе һәм «Алтын башак» АХҖ сы эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булып санала, ә «Лаеш кошчылык комплексы» һәм «Яратэль» кошчылык фабрикаларына Татарстанда йомырка җитештерүнең 80% ы туры килә[2][33][7].

Инвестицион потенциал үзгәртү

2018 елда Лаеш районының Усад авылында 110 га мәйданлы «Иннополис» махсус икътисад зонасын ачтылар. Андагы төп инфраструктура объекты — ICL компаниясенең 8 катлы, 12,4 км2 лы технопаркы. Паркта шулай ук «Леруа Мерлен», «Ашан», British Petroleum һәм башка компанияләр урнашкан[34][33].

2019 елда районның капиталына инвестицияләр күләме 12,5 млрд. сум тәшкил итте, бу аны инвестицияләр җәлеп итү рейтингында Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәрләре арасында өченче урынга чыгарды. Рейтингта Россия һәм чит илдән килгән инвестицияләр күләме, чит ил капиталы катнашы булган теркәлгән компанияләр саны, шулай ук районнарның инвестицион потенциалын үстерү һәм аларны тартып китерү нәтиҗәлелеге бәяләнде[35].

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен муниципаль берәмлек территориясендә алты сәнәгать мәйданчыгы эшли, анда 2020 елга 32 резидент исәпләнә, керем күләме исә 2,5 млрд. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта Хәерби һәм Агайбаш авылларында тагын ике сәнәгать мәйданчыгы төзелә. 2030 елга кадәр «Смарт-Сити Казан» дигән тагын бер сәнәгать территориясе булдыру планлаштырыла[36]. 2013 елдан 2019 елга кадәр гамәлгә ашырылган инвестицион проектлар арасында Столбище авылында фургоннар, автолавкалар һәм автоөйләр җитештерү буенча «Казан махсус автомобильләр заводы» проектын эшләтеп җибәрүне, Нурминкә авылында «Техстрой» компаниясенең элеккеге кишер складын фасон эшләнмәләре һәм пластик торба системалары чыгару өчен үзгәртеп коруын санарга мөмкин, ә 2021 елның язында Комлы Кавал авылында «Ин Парк» сәнәгать паркының икенче чираты сафка басарга тиеш, анда DoorHan халыкара концерны 1 млрд сумга якын инвестицияләр керткән[32][36][37].

Шул ук вакытта компанияләр төп эшчәнлеккә генә түгел, инфраструктураны үстерүгә дә инвестицияләр кертә. PLC Group Сокуры авылында нефть фильтрлары ясау өчен фәнни үзәк оештырырга планлаштыра, бу 70 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ә Хәерби авылында «КМИЗ Луч» филиалы хезмәткәрләре өчен коттеджлар төзеләчәк[36].

Транспорт үзгәртү

Район территориясе буенча Р-239 «КазанОренбургКазахстан белән чик», «Шәле (М-7) — Саескан Тавы» , «Р-239 — Лаеш», «Р-239 — Матюшино», Р-245 «Р-239 — Аэропорт» автомобиль юллары уза. Районның төньяк-көнбатышында «Казан» Халыкара аэропорты урнашкан, аннан поездда Татарстан башкаласына барып җитәргә мөмкин. Райондагы тимер юл станцияләре һәм платформалар: Комбинат, Усад, Столбище, Аэропорт[7].

Районда Мәскәү һәм Казанны тоташтыручы М12 трассасының өлеше проектлаштырыла. Ул 2024 елга ачылырга һәм Егорьево авыл җирлеге аша узарга тиеш[38].

Экология үзгәртү

 
Моховое күле

2018 елда районда 11 890 га мәйданлы табигать заказнигы булдырылды, аның максаты — Мишә елгасындагы су биоресурсларының тотрыклы популяциясен саклап калу. Моннан тыш, район территориясендә табигать ядкәрләренә караган объектлар да бар[39][7]:

Социаль өлкә үзгәртү

 
Никольское авылындагы илкүләм рус фольклоры фестивале

2020 елга районда 35 гомуми белем бирү мәктәбе, 26 китапханә, Лаеш техник-икътисад техникумы бар. Район мәдәнияты Лаеш төбәге музее, Халык иҗаты йорты, Никольское авылында ел саен үтә торган «Каравон» бәйрәме тарихы музее тарафыннан тәкъдим ителә. Районда татар һәм рус телләрендә чыгучы «Кама ягы» район газетасы бар[2][40].

Лаешта ел саен «Кама диңгезе» җилкәнле регатасы уза, 2017 елда әлеге бренд астында төзекләндерелгән шәһәр пляжын ачтылар. Шәһәр шулай ук Сокуры авылында туган шагыйрь Гавриил Державин хөрмәтенә даими рәвештә истәлекеле чара уздыру урыны булып тора[41][7].

Лаеш мәдәни мохиттә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» исемле китабы буенча төшеререлгән шундый ук исемле сериалны төшерү урыны буларак билгеле. 2018 елда Кама ярында декоратив Семрук бистәсен төзиләр, сериал чыкканнан соң аны сүтмиләр, ә туристлар өчен истәлекле урын итеп калдыралар[42].

Районда туган күренекле шәхесләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Назарова И. В. Возведение Лаишевского града в XVI-XVII столетиях // Известия КГАСУ. — 2018. — № 3 (45). — С. 45—53.
  • Ногманов А. И., Салихов Р. Р. ,Ситдиков А. Г, Шакиров З. Г. Историко-культурный атлас Лаишевского района Республики Татарстан. — Казань: Фолинат, 2014. — 100 с.
  • Ситдиков А. Г., Абдуллин Х. М. Исторический атлас Республики Татарстан. — Казань: ПК «АСТЕР», 2016. — 84 с.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Лаишевский район. TatCenter.ru. 2020-11-12 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Историко-культурный атлас, 2014
  4. Герб Лаишевского района. Геральдика.ру. 2020-11-12 тикшерелгән.
  5. Лаишево: край целебных источников и весеннего Каравона!. Комсомольская правда (2014-10-11). 2020-11-12 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Назарова, 2018
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 Исторический атлас, 2016
  8. Исторические поселения Татарстана. Лаишево. Журнал «Казань» (2019-05-20). 2020-11-12 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Реальное время (2017-03-17). әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
  10. О преобразовании Караишевского и Нармонского сельских поселений Лаишевского муниципального района и внесении изменений в Закон Республики Татарстан «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Лаишевский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе». әлеге чыганактан 2013-05-17 архивланды. 2013-06-22 тикшерелгән.
  11. Казань расширят за счет Лаишевского района. Inkazan.ru (2020-07-22). 2020-11-12 тикшерелгән.
  12. Новиков Анатолий Александрович. TatCenter.ru. әлеге чыганактан 2020-12-04 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
  13. Зарипов Ильдус Фатихович. TatCenter.ru. 2020-11-12 тикшерелгән.
  14. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  15. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  16. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  17. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  18. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  19. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  20. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  21. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  22. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  23. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  24. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  25. 25,00 25,01 25,02 25,03 25,04 25,05 25,06 25,07 25,08 25,09 25,10 25,11 25,12 25,13 25,14 25,15 25,16 25,17 25,18 25,19 25,20 25,21 25,22 25,23 25,24 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
  26. 26,0 26,1 26,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всө о Татарстане (Экономико-географичесᴋᴎ справочник). — Казань, 1994
  27. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05 
  28. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05 
  29. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
  30. Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. Inkazan.ru (2020-03-16). 2020-11-05 тикшерелгән.
  31. Муниципальная программа развития малого и среднего предпринимательства в Лаишевском муниципальном районе Республики Татарстан на 2020-2024 годы. Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района (2020-03-03). әлеге чыганактан 2022-03-07 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
  32. 32,0 32,1 Рейтинг «Реального времени»: «Рублевка» сравнялась по эффективности с нефтехимической столицей Татарстана. Реальное время (2017-05-05). әлеге чыганактан 2020-12-07 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
  33. 33,0 33,1 Лаишевский район. Invest Tatarstan. 2020-11-12 тикшерелгән.
  34. Технопарк ICL в Лаишево – развитие площадки ОЭЗ «Иннополис». Бизнес Online (2018-05-30). 2020-11-12 тикшерелгән.
  35. Лидеры и аутсайдеры среди районов и городских округов Татарстана по привлечению инвестиций и продвижению инвестиционного потенциала региона. Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан (2020-05-13). әлеге чыганактан 2021-05-21 архивланды. 2020-11-24 тикшерелгән.
  36. 36,0 36,1 36,2 Как будет развиваться Лаишево: «Камское море» в ожидании инвесторов, метро до Казани и филиал ОЭЗ. События (2020-10-13). 2020-11-12 тикшерелгән.
  37. Инвестиции в основной капитал Республики Татарстан. Комитет Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу (2020-09-24). 2020-11-12 тикшерелгән.
  38. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 15.10.2020 № 2660-р. Официальный интернет-портал правовой информации (2020-10-15). 2020-11-12 тикшерелгән.
  39. 11,89 тыс. «водных» гектаров в Татарии получили особый статус. Regnum.ru (2018-03-15). 2020-11-12 тикшерелгән.
  40. Обновленный музей истории «Каравона» в день праздника впервые откроет двери для туристов. Татар Информ (2018-05-21). 2020-11-12 тикшерелгән.
  41. В Лаишево открылась парусная регата «Камское море» и первенство России в классе «Европа». Татар Информ (2019-07-14). 2020-11-12 тикшерелгән.
  42. Маршрут по местам съемок "Зулейха открывает глаза" создадут в Татарстане. РИА Новости (2020-04-24). 2020-11-12 тикшерелгән.