Минтимер Шәймиев бюсты (Әнәк)

Актаныш районындагы һәйкәл

Минтимер Шәймиев бюсты — 2020 елның 26 августында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевка ачылган һәйкәл (бюст). РФ законы нигезендә, «Россия Хезмәт Каһарманы» исеме белән бүләкләнгән шәхескә аның кече ватанында бюст куела.
Скульптура авторы — Фәнил Вәлиуллин.

Һәйкәл
Минтимер Шәймиев бюсты

Әнәк. Минтимер Шәймиев бюсты (фрагмент)
Урын Татарстан, Актаныш районы, Әнәк
Сынчы Фәнил Вәлиуллин
Төзелеш 20192020 еллар
Материал бронза, гранит

Тарих үзгәртү

 
Минтимер Шәймиев бюстын тантаналы ачу. Сулдан: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин. 26.08.2020

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартында чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Каһарманы исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевка РФ Хезмәт Каһарманының алтын медале «дәүләт һәм халык алдындагы аеруча хезмәтләре өчен» 2017 елның 28 апрелендә тапшырылган[1].

Бюст ясау өчен ачык бәйге уздырыла, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан сынчылары катнаша. Кайсы бюст үрнәген сайлау, аның үз образы белән ни дәрәҗәдә туры килүе турында карарны Минтимер Шәймиев чыгара.

Бюстны Татарстанның Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

Ачу тантанасы үзгәртү

2020 елның 26 августында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында узган бюстны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук кайбер министрлар һәм район башлыклары катнашкан. Төп федераль кунак — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин.

Урыны үзгәртү

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Әнәк (Минтимер Шәймиевның туган авылы) һәм Пучы авыллары арасында «Бабайда кунакта» паркы урнашкан.

Тасвирлама үзгәртү

Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюст соры төстәге граниттан эшләнгән күтәрмәгә урнаштырылган.

Скульптура авторы — Казанда Әлфия Авзалованың кабере өстенә җырчының һәйкәлен ясаучы буларак билгеле Фәнил Вәлиуллин.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү