Шәрип Шәймиев музей-йорты (Әнәк)

Шәрип Шәймиев музей-йорты (рус. Дом-музей Шарипа Шаймиева) — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Актаныш районы туган як музее филиалы. Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның Әнәк авылында яшәгән әтисе Шәрип Шәймиев һәм аның нәселе тарихы белән таныштыра. 2020 елның августыннан«Бабайда кунакта» мемориаль комплексы составында[1].

Шәрип Шәймиев музей-йорты
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Актаныш районы һәм Әнәк
Шәрип Шәймиев музей-йорты
Нигезләү датасы 2005
Урын ТР, Актаныш районы, Әнәк, Шәймиев ур., 10.
Директор Мирсил Магис улы Әлетдинов
Гөлназ Фаил кызы Гыйбадуллина
(филиал мөдире)
Сайт Актаныш музее сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

2005 елның 11 июленнән Илшат Шәех улы Фәрдиев (Шәрип Шәймиевның оныгы) карамагындагы шәхси музей буларак ачыла.

2011 елдан Актаныш районы туган якны өйрәнү музее филиалы.

Бина үзгәртү

Музей урнашкан агач йорт ХХ гасыр урталарында төзелгән. 19561980 елларда Шәрип Шәймиев гаиләсе яши. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның балачагы, яшьлеге шушында үтә.

Экспонатлар үзгәртү

1432 кв. м. мәйданда урнашкан музей, торак йорттан башка, мунча, келәт, абзар, баз һәм коены үз эченә ала. Экспозициядә гаилә көнкүреше торгызылган, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре урын алган. ХХ гасыр татар халкының йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән таныштыра.

Экскурсия үзгәртү

  • Шәймиевләр нәсел оясы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү