Милләт (басмаханә)

«Милләт» басмаханәсе - басмаханә. 1908 елда Казанда «Идриси, Галиев вә шөрәкясе» ширкәте нигезендә М. И. Идрисев (18821948) ача. Русиядә шәрекъ телләрендә китаплар баса торган иң яхшы басмаханәләрнең берсе. Беренче тапкыр төсле китаплар чыгара. Татар һәм рус телләрендә китаплар, вакытлы матбугат нәшер итүгә заказлар үти. 1917 елдан соң совет органнарына арендага тапшырыла һәм «Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр» гәҗитләрен, листовкалар, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр бастыра. 1908-1921 елларда гомуми тиражы 1,5 млн. данәдән артык 178 исем татар китабы чыгара. 1921 елда дәүләт карамагына алына.[1]

Искәрмәләр үзгәртү