Мөхәммәт Идрисов (1882)

Мөхәммәт Идрисов (Мөхәммәт Ибраһим улы Идрисов, 1882, Казан, Россия империясе28 сентябрь 1948(1948-09-28), Мәскәү, СССР) — полиграфист, хаттат, иң беренче һөнәри татар китап рәссамнарының берсе. Шәрекъ хаттатлык сәнгатен Төркиядә, Лөбнанда, Мисырда (1905) өйрәнгән, осталыгын Алманиядә (1911) камилләштергән. Иң беренче булып күп төстә бастыруны тормышка ашырган. ССРБның төрки халыклары (Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ) өчен шрифт үрнәкләрен булдырган.

Мөхәммәт Идрисов
Туган 1882
Казан, Россия империясе
Үлгән 28 сентябрь 1948(1948-09-28)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе