Меһер Баба (деванагари: मेहेर बाबा; туганда исеме — Мерван Шериар Ирани; — 1954 елда үзен “гасыр аватары” дип игълан иткән Һиндстан мистигы һәм рухи остаз һәм язучы.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Британия Һиндстаны
 Һиндстан
Туу датасы 25 февраль 1894(1894-02-25)[1]
Туу урыны Пуна[d], Бомбейское президентство[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе
Үлем датасы 31 гыйнвар 1969(1969-01-31)[1] (74 яшь)
Үлем урыны Мехеразад[d], Ахмеднагар[d], дивизион Пуна[d], Маһараштра, Һиндстан
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре илаһиятче
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә
Әлма-матер Деканский колледж[d] һәм St. Vincent's High School[d]
Яшәү рәвеше мистицизм[d]
 Меһер Баба Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

 
Don't Worry, Be Happy

Парслар (Иран килеп чыгышлы Һинд атәшпәрәстләр) гаиләсендә туган. Балачагында рухи фәннәргә зур кызыксыну күрсәтмәгән. Әмма 19 яшендә аның мөселман изге хатын-кызы Хазрат Бабаджан белән кыска очрашуы булган, ул аның рухи яңарышының сәбәбе булган.[2][3] Берничә ай дәвамында ул “Рухи Остазлар” дип атаган Бабаджанны да кертеп тагын дүрт рухи шәхес белән контактка кергән. Җәмәгать эшчәнлегенә кадәр, ул биш рухи остазның берсе – Упасни Махарадж белән җиде ел рухи өйрәнгән.[4] «Мәрхәмәтле Ата» мәгънәсендә Меһер Баба исеме аңа беренче тарафдарлары тарафыннан бирелгән булган.[5] 1925 елның 10 июленнән башлап Меһер Баба тормышының 44 яше дәвамында дәшмичә торган һәм әлифба тактасы һәм уникаль кул ишарәләре ярдәмендә әңгәмә корган.[6] Ул күп вакыт өйрәнчекләре белән озак ялгызлыкта уздырган, еш ашаудан тыелып. Ялгызлыклары арасында Меһер Баба сәяхәт иткән, җәмәгать җыелышлары уздырган, иганә белән мәшгуль булган, шул исәптән махау авырулар, фәкыйрьләр һәм акыл ягыннан артта калган кешеләр белән эшләгән. 1931 елда ул үзе тирәли күп тарафдар җыеп берничә мәртәбә Көнбатышка зиярәт кылган.[7] Кырыгынчы еллар дәвамында ул “рухи әйдәп баручы җаннар” дип атаган серле тип кешеләр белән эшләгән.[8] 1949 елдан башлап ул берничә “сайлап алган” өйрәнчеге белән Һиндстан тирәли «инкогнито» сәяхәт иткән һәм тормышының бу чорын «Яңа Тормыш» дип атаган. 1954 елның 10 февралендә Меһер Баба үзен аватар, кеше формасында Илаһ чагылышы дип игълан иткән.[9] АКШ-ында 1952 елда һәм Һиндстанда 1956 елда автомобиль казалары нәтиҗәсендә газапланулардан соң аның хәрәкәтләнергә сәләте шактый кимегән.[10][11] 1956 елда ул көнбатыш тарафдарларын Һиндстанга “көнбатыш-көнчыгыш җыелышы” дип аталган «массакүләм даршан»га чакырган.[12] ЛСД һәм башка көчле йогынтылы наркотиклар артучы кулланылышы белән борчылып ,[13] 1966 елда Меһер Баба алар белән начар кулланыш чын файда китерми дип тирәли тарафдарларын җыйган.[14] Сәламәтлеге начараюына карамастан, ул 1969 елга кадәр ашаудан тыелуны, ялгызлыкны һәм медитацияне керткән “бөтендөнья эше”н дәвам иткән. Меһерабадта аның самадхисы (төрбәсе) халыкара дини сәфәр кылу урыны булган.[15] Бабаның тарафдары булган The Who төркеменнән Пит Таунсенд аңа Tommy (1969) рок-операсын багышлаган, ә аның мәшһүр (Don't Worry, Be Happy) “Борчылма, бәхетле бул” әйтеме эзотерик уен карталары һәм постерларында һәм шулай ук Бобби Макферринның (1988 ел) шул ук исемле җыр белән популярлаштырылган булган.

Иншалар үзгәртү

  • Мехер Баба Всё и ничто. Переводчик Д. Слабко. — СПб.: «Весь», 2002. — 128 с. — ISBN 5-94435-221-3.
  • Мехер Баба Лучи света на духовную панораму. — Киров: «Айкья», 2010. — ISBN 978-5-9902389-1-6.
  • Baba, Meher Discourses. — Myrtle Beach, S.C.: Sheriar Foundation, 1995. — ISBN 1-880619-09-1.
  • Baba, Meher God in a Pill? Meher Baba on L.S.D. and The High Roads. — Sufism Reoriented, Inc., 1966.
  • Baba, Meher God Speaks. — Walnut Creek, California: Sufism Reoriented, 1997. — ISBN 0-915828-02-2.
  • Baba, Meher Silent Master. — Spartacus Educational Publishers, 1989. — ISBN 0-948867-25-6.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Encyclopædia Britannica
  2. Hopkinson, Tom & Dorothy Much Silence. — Meher Baba Foundation Australia, 1974. — c. 24
  3. Purdom (1964) c. 20
  4. Haynes (1989) c.38—39
  5. Haynes (1989) c. 40
  6. Purdom (1964) c. 52
  7. Kalchuri (1986) c. 1405ff
  8. Donkin (2001)
  9. Kalchuri (1986) c. 4283
  10. Kalchuri (1986) c. 3834—3840
  11. Kalchuri (1986) p. 5130
  12. Kalchuri (1986) c. 5942ff
  13. Brecher, Edward M; et al. (1972). «How LSD was popularized». Consumer Reports/Drug Library(ингл.).
  14. Kalchuri (1986) c. 6399ff
  15. Haynes (1989) c. 62

Әдәбият үзгәртү

рус телендә
башка телләрдә
  • Abdulla, Ramjoo Ramjoo’s Diaries, 1922—1929. A Personal Account of Meher Baba’s Early Work. — Walnut Creek : Sufism Reoriented, 1979.
  • Choquette, Diane New religious movements in the United States and Canada. A critical assessment and annotated bibliography. — Westport, Conn: Greenwood Press, 1985. — ISBN 0-313-23772-7.
  • Cohen, Allan Y. The Mastery of Consciousness. An Introduction and Guide to Practical Mysticism and Methods of Spiritual Development. — San Francisco: Harper & Row, 1977. — ISBN 0-06-090371-6.
  • Donkin, William The Wayfarers. Meher Baba with the God-Intoxicated. — Myrtle Beach, S.C.: Sheriar Foundation, 2001. — ISBN 1-880619-24-5.
  • Ellwood R. S. Religious and Spiritual Groups in Modern America. — New York: Prentice-Hall, 1973. — C. 334. — ISBN 0-13-615641-X.
  • Haynes, Charles C. Meher Baba, the Awakener. — Avatar Foundation, Inc., 1993. — ISBN 0-9624472-1-8.
  • Kalchuri, Bhau The Nothing and the Everything. — Manifestation, 1982. — ISBN 0-932947-02-6.
  • Kalchuri, Bhau Meher Prabhu: Lord Meher, The Biography of the Avatar of the Age, Meher Baba. — Manifestation, 1986.
  • Landau, Rom God is my adventure. A book on modern mystics, masters, and teachers. — Freeport, N.Y.: Books for Libraries Press, 1972. — ISBN 0-8369-2848-2.
  • Purdom, Charles B. The God-Man. The Life, Journeys & Work of Meher Baba with an Interpretation of His Silence & Spiritual Teaching. — London: George Allen & Unwin, 1964.
  • Sutcliffe, Steven J. Children of the New Age. A History of Alternative Spirituality. — London: Routledge, 2002.

Сылтамалар үзгәртү