1994 елгы дөнья футбол чемпионаты

1994 елгы дөнья футбол чемпионаты (ингл. Football World Cup 1994) — 1994 елда узган унбишенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 17 июньнән 17 июльгә кадәр АКШның тугыз шәһәрендә (Пасадена, Стәнфорд, Понтиак, Ист-Рутерфорд, Даллас, Чикаго, Орландо, Фоксборо һәм Вашингтон) үткәрелгән.

1994 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Америка Кушма Штатлары
Вакыт 17 июн 1994 — 17 июл 1994
Такымнар 24
Үткәрү урын(нары) 9 (9 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Бразилия (120px титул)
Икенче урын  Италия
Өченче урын  Швеция
Дүртенче урын  Болгария
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 52
Кертелгән туплар 141 (бер мачта 2.71)

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 3 - Африкадан, 3 - Азиядән, 2 - Төньяк Америкадан. Греция, Нигерия һәм Согуд Гарәпстаны милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 141 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Христо Стоичков (Болгария), Олег Саленко (Рәсәй) - 6 туп, Ромарио (Бразилия), Роберто Баҗо (Италия), Юрген Клинсманн (Алмания), Кеннет Андерссон (Швеция) - 5 туп.

Финалда Бразилия җыелмасы Италияне матчтан соңгы пинәлти сериясендә 3:2 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 0:0 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, дүртенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Швеция футбол җыелмасы Болгарияне 4:0 исәбе белән җиңгән.