Шамил Аляутдинов

Шамил Рифат улы Аляутдинов (Шамил хәзрәт) - Мәскәү шәһәре Мемориал мәчете имам-хамедицинаы, күпсанлы китаплар авторы.

Шамил Аляутдинов
Туган телдә исем Шамил Рифат улы Аляутдинов
Туган 20 гыйнвар 1974(1974-01-20) (50 яшь)
Мәскәү, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре имам-хамедицина
Эш бирүче Мемориал мәчет һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте
Балалар 5 баласы
Сайт http://umma.ru

Тормыш юлы үзгәртү

Шамил Рифат улы Аляутдинов 1974 елның гыйнвар аенда Мәскәүдә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылыннан.

1991 елдан Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәтендә (АМДН) эшли.

1992 елдан 1998 елга кадәр Мисырдагы «әл-Әзһәр» Халыкара ислам академиясендә укый.

1997 елдан бүгенге көнгә кадәр Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә имам-хамедицина вазифасын башкара. 2002 елдан Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәтендә дини мәсьәләләр буенча мөфти урынбасары, 2005 елдан АМДНның фән-илаһият шурасы җитәкчесе.

Абыйсы Илдар Аляутдинов Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имамлык кыла.

Өйләнгән, алты баласы бар.