Термотөш коралы яки сутуар бомбасы (tat.lat. Termotöş qoralı(үле сылтама)) — атом-төш коралы төре, атом-төш синтез реакциясе энергиясен куллану нигезендә ясалган.

Термотөш коралы
Сурәт
Материал төре Плутоний
Ачыш датасы 1952
 Термотөш коралы Викиҗыентыкта
"Җорҗ" шартавы, АКШ, 1951 ел
Теллер-Улам җайланмасы

Җиңел элементлар синтезы нәтиҗәсендә авыррак элементлар хасил була һәм зур энергия чыгарыла, мәсәлән: ике дейтерий төшеннән гелий төше синтезы.

Бертигез тидерү үзлекләренә хас булып термотөш коралының шартлау егәрлеге атом коралына караганда шактый зуррак.

Гомуми тасвирлама үзгәртү

Термотөш коралы литий-6 дейтериды ярдәмендә ясалган. Бу сутуар авыр изотопы һәм 6 масса санлы литий изотопы кушылмасы.

6Li — бердәнбер сәнәгый тритий чыганагы:

 
 
Төп термотөш реакциясе: дейтерий һәм тритий төшләреннән гелий төше һәм зур энергия чыгарыла

Термотөш бомбасы триггер һәм термотөш ягулыгы контейнерыннан тора.

Триггер — плутоний төш корылмасы белән термотөш көчәйтүе. Триггер термотөш реакциясен яндыра: югары басымны һәм температураны булдыра.

Термотөш ягулыгы белән контейнер — бомбаның төп элементы. Аның эчендә термотөш ягулыгы — литий-6 дейтериды һәм контейнер күчәре буенча урнашкан плутоний кендеге (термотөш реакциясе кабызгычы). Кайчакта контейнер тышчасы уран-238 дан яки кургаштан ясала. Контейнер нейтрон йоткычы белән каплана.

Шартлау барышы үзгәртү

 
А Корал шартлаганчы; беренче баскыч югарыда, икенче баскыч түбәндә.
Б Шартлаучан матдәләр беренче баскычны шартлата, плутоний төшен чик хәленә кадәр кыса һәм чылбыр реакциясен булдыра.
В Таркалганда беренче баскычта Рөнтген нуланышы килеп чыга һәм тышчаның эчке өлеше буйлап тарала.
Г Рөнтген нурланышыннан буга әйләнү нәтиҗәсендә икенче баскыч кысыла, һәм плутоний кендеге зур энергияне чыгарып чылбыр реакциясен булдыра.
Д Кысылган һәм җылынган литий-6 дейтеридында кушылу реакциясе бара, чыгарылган нейтрон агымы тамперны тарката. Ялкын шары киңәя…


Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • И. А. Андрюшин, А. К. Чернышев, Ю. А. Юдин Укрощение Ядра. — Саранск: Красный Октябрь, 2003
  • Операция «Ivy», 1952 атолл Эневетак, Маршалловы острова
  • Ivy Mike на «Взорвём всех»
  • Svend Aage Christensen. The Marshal's Baton. There is no bomb, there was no bomb, they were not looking for a bomb (англ.). Danish Institute for International Studies — DIIS (3 August 2009). — DIIS Report on the 1968 crash of a B-52 bomber near Thule Air Base in Greenland. 2009 елның 14 августында тикшерелгән. 2011 елның 22 августында беренче чыганактан архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү