Истанбул Парк (төр. İstanbul Park, төр. İstanbul Otodrom) — Төркиянең башкаласы Истанбул шәһәрендә төзелгән узышу трассасы. Узыш треклары архитекторы Герман Тильке тарафыннан проектланган һәм 2005 елның 21 августында ачылган. Формула-1нең Төркия Гран-приен уздыру өчен кулланыла.

Истанбул Парк
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Кыскача исем Istanbul[1]
Спорт төре спортның моторлы төрләре[d]
Дәүләт  Төркия[1]
Административ-территориаль берәмлек Тузла
Урын Akfırat[d]
Хуҗасы Directorate General of Foundations[d][2][3]
Уйналган мачлар саны 11[1]
Проектлаучы Герман Тильке[d]
Озынлык 5,338 km
Рәсми веб-сайт intercitypark.com(төр.)(ингл.)
План помещения
Һавадан күренеш
Карта
 Истанбул Парк Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Бу автодром — Герман Тилкеның дүртенче мөстәкыйль проекты. Комплекс төзелеше 2004 елның декабрендә башланган. Объектның гомуми мәйданы 221,5 га тәшкил итә (комплексның мәйданы — 173 га). Төзелешкә 230 миллион доллар тотылган[4]. Трасса Истанбулның азия өлешендә, Истанбул-Әнкара автострадасы янында, Сабихи Гекчен исемендәге Истанбул аэропортыннан ерак түгел урнашкан.

Истанбул паркы 2005 елның 21 августында, беренче Төркия Гран-прие өчен ачыла, анда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңә. Бер елдан соң Фелипе Масса (Ferrari) җиңү яулый, 2007 ел сезонында үз уңышын кабатлый.

Инфраструктура үзгәртү

 
Пит-лейнга күренеш

Төп трибунаның сыйдырышлыгы 25 000 кеше тәшкил итә, ә гомуми сыйдырышлыгы 155 000 тамашачыга җитә. Паддок ике дәрәҗәдән тора: ярышта катнашучы командалар беренче дәрәҗәдә һәм тамашачылар өчен 5000 урынга исәпләнгән структуралар икенче дәрәҗәдә урнашкан. Паддок ахырында VIP-персоналар өчен 7 катлы ике манара урнашкан.

Конфигурация үзгәртү

 
Беренче борылышка күренеш (2005 елгы Төркия Гран-прие).

Истанбул Парк автодромы узыш сәгатькә каршы үткәрелә торган аз санлы трассаларның берсе (2009 ел сезонында мондый автодромнар дүртәү булган: Истанбул Парк, Марина Бэй, Интерлагос һәм Яс Марина). 5 338 метр озынлыктагы һәм уртача 15 метр киңлектәге (14тән 21,5 метрга кадәр) ярыш трассасы 14 борылыштан тора. Трассаның иң кискен борылышының радиусы 15 метр. Туры старт/финиш сызыгы озынлыгы 655,5 метр. Шул ук вакытта куркынычсызлык дәрәҗәсе Формула-1 автодромнары арасында иң югарыларның берсе[5].

Әйләнеш рекорды үзгәртү

Ел Озынлыгы (м) Транспорт чарасы Квалификациядә әйләнеш рекорды
Узышта әйләнеш рекорды
2005 5 338 McLaren MP4-20 1:26,295 (2010, Марк Уэббер)
1:24,770 (2005, Хуан Пабло Монтойя)

Гран-при җиңүчеләре үзгәртү

Сезон # Пилот Конструктор
2005 1   Кими Райкконен McLaren-Mercedes
2006 2   Фелипе Масса Ferrari
2007 3   Фелипе Масса Ferrari
2008 4   Фелипе Масса Ferrari
2009 5   Дженсон Баттон Brawn GP
2010 6   Льюис Хэмилтон McLaren-Mercedes
2011 7   Себастьян Феттель Red Bull-Renault
2012-2019 Үткәрелмәгән
2020 8   Льюис Хэмилтон Mercedes

Башка узышлар үзгәртү

Формула-1дән тыш, автодромда башка ярышлар да үткәрелә. 2005 елда бирегә DTM һәм LMS, 2005 һәм 2006 елларда — WTCC һәм Реноның Дөнья сериясе, 2005—2007 елларда — MotoGP килә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Manipe F1
  2. https://tr.motorsport.com/f1/news/istanbul-park-pist-ihalesini-kazanan-sirket-belli-oldu-can-bilim-egitim-kurumlari-as/10594086/
  3. https://www.hurriyet.com.tr/ekonomi/formula-1-pistine-tek-teklif-candan-istanbul-parkin-30-yillik-isletmesi-icin-tek-firma-teklif-verdi-42440222
  4. Автодром Экклстоуна
  5. Истанбул-Парк. Автодром Берни. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-04-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү