Мөнир Агишев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
{{Шәхес}}
(аермасы юк)

7 фев 2020, 17:08 юрамасы

Мөнир Агишев (Мөнир Хәсән улы Агишев, 14 апрель 1932(1932-04-14), Биги, СССР3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь), Казан, Россия) — мигъмар, укытучы, доцент (1973).

Мөнир Агишев
Туган 14 апрель 1932(1932-04-14)
Биги, СССР
Үлгән 3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь)
Казан, Россия
Әлма-матер Азәрбайҗан техника университеты[d]
Һөнәре мигъмар

Азәрбайҗан политехника институтын тәмәмлагачтын (1956) Горьки өлкәсенең Дзержинск шәһәренә җибәрелә. 1957 елдан Казанда: 1960-1962 елларда ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгының баш мигъмары; 1962-1971 елларда «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш мигъмары. 1971-1990 елларда Казан шәһәренең баш мигъмары; бер үк вакытта (1966-1980) Казан төзүче-мөһәндисләр институтында мигъмари планлаштыру кафедрасы укытучысы.

Агишев проектлары нигезендә Юдин бистәсендәге торак квартал (1959-1962), ЮУЙара хисаплау үзәге (1961), Спорт сарае бинасы (1966), Шәһәр яны вокзалы бинасы (1967, В. Фёдоров һәм В. Логинов белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Осия Берим һәм М. Хәйруллин белән берлектә), Галиәсгар Камал ис. ТДАТ бинасы (1981, Г. Горлышков һәм Н. Точили белән берлектә), Кызыл Байрак авылындагы мәчет (1994, Т. Агишев белән берлектә) һәм башка объектлар төзелә.

Искәрмәләр