Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к [[|]]
Юл номеры - 14:
1923 ел дәвамында Җәмгыять 3 гомумҗыелыш уздыра.
Ул җыелышларда Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшләү юнәлеше билгеләнә һәм түбәндәге план кабул ителә:
I# Тарих буенча эшләү
II# Статистика һәм иктисад буенча эшчәнлек
III# Әдәбият буенча эшләү
IV# Сәнгать өлкәсендә эшчәнлек
V# Этнография буенча эшчәнлек
VI# Табигать буенча эшчәнлек
VII# Татар халкын өйрәнү буенча библиография төзү.
Болар барысы да эш планы шактый күпъяклы һәм киңкүләмле булганын ачык күрсәтә. Әмма ләкин Җәмгыять үзенең гамәли эшчәнлегендә әлеге программаны тормышка ашыра алмый кала. Беренче урынга заманның актуаль мәсьәләләре куелса да, бастырылган материаллар күбрәк тарихны өйрәнүгә багышланган.
Җәмгыятьнең эшчәнлеге матди нигез булмау белән авырлаша. Нәкъ әлеге фактор Казан Кирмәне М. Г. Худяков тарафыннан аның планы инде төзелгән була) яисә болгар харәбәләре урыннарында археологик эзләнүләр үткәрергә комачаулый. Шуның белән бергә, бу авырлыкларга карамастан, кайбер нәтиҗәләргә ирешелә. Беренчедән, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте рәисе Н. Н. Фирсов татарлар һәм Казан төбәге тарихына кагылышлы материаллар белән танышу максатыннан Мәскәү һәм Ленинградка сәфәр кыла. Мәскәүдә ул Үзәк Дәүләт Архивында Идел буе татарлары тарихы буенча документларны нөсхәләү бәхетенә ирешә. Икенчедән, М. Г. Худяков Татарстан Республикасының археологик картасын төзи. Болардан тыш, Г.Ибраһимов татарлар турында яңа тарихны, массачыл көрәш тарихын, XX гасырда татарлар арасында инкыйлаби һәм эшчеләр хәрәкәтен өйрәнү эшен башлый. Г. Гобәйдуллинның бик зур хезмәт көче белән татар халкы тарихын өйрәнү буенча библиографик күрсәтмә төзелә.
 
=== Җәмгыятьнең активлык чоры ===
1925 елларда Җәмгыять шактый активлаша: гомум җыелышлар саны арта, аларда фәнни чыгышлар турында фикер алышалар; Җәмгыять мөстәкыйль рәвештә Татар илендәге кантоннарга фәнни экспедицияләр оештыра башлый; үзенең [[“Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе”]] (“[[Вестник научного общества татароведения]]”) журналын бастырып чыгара башлый.