Модест Киттары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33:
Модест [[Пирем]]дә гимназия тәмамлагач, [[Казан дәүләт университеты|Казан император университетына]] укырга керә, анда [[химия]] фәнен кызыксынып өйрәнә (укытучысы-остазы ''профессор'' [[Николай Зинин]] (''[[1812 ел|1812]]-[[1880 ел|1880]]'')). [[1844 ел]]да [[Казан дәүләт университеты|университетны]] табигать фәннәре разряды буенча тәмамлый. [[1844 ел|1844]]-[[1848 ел]]ларда университетның химия һәм технология лабораториясендә лаборант булып хезмәт итә. [[1845 ел]]да [[зоология]] буенча (''[[мәрсиннәр]] турында'') диссертация яклап, магистрлык дәрәҗәсе ала. [[1848 ел]]да, [[үрмәкүчсыманнар]] буенча диссертация яклап, табигать фәннәре докторы дәрәҗәсе ала. [[1847 ел]]да [[Питырбур]]га укытырга киткән [[Николай Зинин|Н.Н. Зинин]] урынына, [[Казан дәүләт университеты|Казан император университетында]] химия фәннәреннән укытучы итеп билгеләнә, [[1850 ел]]дан экстраординар, [[1853 ел]]дан ординар профессор. [[1851 ел]]да [[Лондон]]да узган [[Бөтендөнья күргәзмәсе (1851)|Бөтендөнья күргәзмәсендә]] (''[[:en:The Great Exhibition|en]]'') эксперт (''бәяләүче'') буларак катнаша. Анда алган тәҗрибәсе [[1852 ел]]да [[Казан]]да узган Бөтендөнья авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен һәм [[1854 ел]]да [[Вятка]]да узган округ күргәзмәсен оештыруда файдаланыла.
 
Казан икътисадый җәмгыяте эшчәнлеген җанландырып җибәрә, җәмгыятнең журналын ([[Записки Императорского Казанского экономического общества (журнал)|«''Записки Императорского Казанского экономического общества''»]]) нигезли, [[1854 ел|1854]]-[[1857 ел]]ларда басманың мөхәррире дә булып тора. Әлеге басмада шәм, сабын кайнату, күн сәнәгате буенча 150 дән артык мәкаләсен бастыра<ref>[http://ksu.museum.ru/chmku/s6.htm Казан химия мәктәбе музее]</ref>. [[1854 ел]]да [[Казан]]да шәм-стеарин заводы проектын төзи. [[1855 ел]]да [[Мәскәү өлкәсе|Мәскәү астында]] киҗе-мамык фабрикасы хуҗалары булган бертуган Александр, Василий һәм Константин [[Крестовниковлар]] туплаган капиталларын (20 мең сум ) яңа җитештерү оешмасына салалар, М.Я. Киттары төзегән проекттан файдаланып, [[Казан]]ның [[Пләтән бистәсе]] Екатерина урамында (''хәзерге'' [[Габдулла Тукай урамы (Казан)|Тукай]] урамы) стеарин-шәм заводы (''хәзерге'' [[Нәфис]] холдингы (''[[:ru: Нэфис|ru]]'')) бинасы коралар. [[1857 ел]]да заводта 200 эшче 300 мең сумлык тауар җитештерсә, [[1880 ел]]да инде заводның 1 500 эшчесе 4 395 000 сумлык тауар җитештерә.
 
[[Казан дәүләт университеты|Казан император университеты]] профессоры кызы Поликсения Кондыревага өйләнә.