Индивидуальлек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
{{Күчерү|Индивидуализм}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: {{comment| → {{коммент|
Юл номеры - 6:
Шәхеснең теләкләрен иң алгы планга куеп гамәл итү кайбер [[Борынгы Греция|борынгы грек]] философларына да хас була. Протагорның «кеше — һәрнәрсәнең үлчәме» дигән тәгъбире иң мәшһүр принципка әверелеп китә. Шундый ук омтылышларны Эпикур белән Лукреций Кар фәлсәфәләрендә дә күрергә тырышучылар була (бусы — бәхәсле мәсьәлә). Ләкин алар өчен беренче урында шәхес иреге проблемасы тора.
 
Соңрак, [[Яңарыш чоры]]нда, эпикуреизм үзен католик чиркәү принципларына каршы чыккан тенденция дип таныта. Ьәм бу тенденция белән протестантлар идеологиясенең якынлыгын күрү читен түгел. Шушы ук позицияне Яңа заман философлары Ф. Бэкон, T. Һоббс, Дж. Локк, Б. Спиноза да яклап чыгалар. Ләкин буржуаз мөнәсәбәтләрнең көчәя баруы шәхси {{commentкоммент|тәшәббес|инициатива}}, индивидуальлек принципларын алгы планга чыгара башлый, ә буржуаз мөнәсәбәтләрнең ныгый барган саен бу сыйныфта индивидуальлек доминанта ролен яулап ала һәм буржуаз стройның төп идеологиясен тәшкил итә башлый.
 
Көнбатыш философларының күпчелегенә индивид мәнфәгатьләрен коллектив мәнфәгатьләренә каршы кую хас. Бу тенденция Г. Маркузе, C. Хук хезмәтләрендә дә чагыла. Ьәм индивидуальлек Көнбатыш илләрдәге кешеләрнең психологиясе өчен характерлы сыйфат та.