Жан-Батист-Жюль Бернадот: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 59:
* Бернадот [[Париж]]да чагында, [[Франция]]нең төньягында, аеруча [[Марсель]]дә, роялистлар чуалышлары башлана. Директория чуалышны бастыруны Бернадотка йөкли. Корал кулланмыйча да, чуалышларны туктатуга ирешә. Яңадан Италия армиясенә кайтып, үзенең дивизиясе белән җитәкчелек итә. Франция республикасының Австрия белән сугышын туктаткан Кампоформия солыхы төзелгәч (''[[1797 ел]]ның [[17 октябрь|17 октябре]]''), Бернадотны [[Франция]]нең көнбатышында төзелгән армиягә күчерәләр. Әлеге армиянең сәргаскәре итеп Наполеон Бонапарт билгеләнгәч, Бернадот моның белән риза булмыйча, башка эшкә билгеләүләрен сорый.
* Директория [[1798 ел]]да [[Австрия]]гә илче итеп билгели. Берничә айдан, [[Вена]]дан кире чакыртып алына, Югары Рейндагы Обсервация армиясе сәргаскәре итеп билгеләнә.
* [[1799 ел]]гы кампания барышында, дошманга хәлиткеч һөҗүмнәр оештыра, [[Маннһейм|Мангейм]] кирмәнен басып ала.
* [[1799 ел]]ның [[июль|июленнән]] [[сентябрь]]гә хәтле Бернадот Франция республикасының хәрби министры булып тора. Ләкин хакимияттән читләтелгән якобинчылар белән элемтәләре беленгәч, Директория аны отставкага җибәрә.
* [[1799 ел]]ның [[9 ноябрь|9 ноябрендә]] булган түнтәрелешкә катнашы булмаса да, хакимияткә килгән [[Наполеон Бонапарт]] яклылар аны илдән куылырга тиешле кешеләр исемлегенә кертәләр. Ләкин беренче консул Бонапарт сәләтле генералны үз кулы белән исемлектән төшереп калдыра. Көнбатыш армиянең сәргаскәре итеп билгели, Дәүләт шурасына кертә.