Матильда Маллингер

Матильда Маллингер (алман. Mathilde Mallinger, (ире буенча — баронесса Шиммельпфенниг); 1847 елның 17 феврале, Загреб1920 елның 19 апреле, Берлин) — танылган Хорват, Австрия һәм Алман опера җырчысы (лирик сопрано), музыка педагогы.

Матильда Маллингер
Туган 17 февраль 1847(1847-02-17)[1][2]
Грац, Австрия империясе[3]
Үлгән 19 апрель 1920(1920-04-19)[1][2] (73 яшь)
Шарлоттенбург[d][3]
Ватандашлыгы  Хорватия
Һөнәре опера җырчысы, музыка педагогы
Ата-ана

 Матильда Маллингер Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Матильда Маллингер танылган Хорват композиторы, хор дирижёры һәм музыкаль педагог Ватрослав Лихтенеггер гаиләсендә туа. Беренче музыка һәм җыр дәресләрен әтисеннән ала.

Прага консерваториясендә Джованни Баттист Гордиджанида, соңрак Венада Ричард Левида укый. Венада җырчының Рихард Вагнер белән очрашуы һәм танышуы була. Рихард Вагнер Матильданың җырлавын ишетеп, аны Бавария опера театрына тәкъдим итә.

1866 елда Матильда Маллингер беренче тапкыр Мүнхенда Бавария операсы сәхнәсендә чыгыш ясый. Ул Вагнерның «Нюрнбергские мейстерзингеры», «Валькирия», «Лоэнгрин», «Тангейзер» операларында зур уңыш белән җырлый.

1869 елда Берлинга күчеп килә, анда Берлин операсының әйдәп баручы җырчыларының берсе була, 1882 елга кадәр чыгыш ясый.

Соңрак Матильда Маллингер Берлин, Дрезден, Веймар, Вена операларында, Петербург Мариин театрында зур уңыш белән чыгышлар ясый.

1890—1895 елларда Прага консерваториясендә җыр укытучысы булып эшли, ә аннан соң, үлгәнгә кадәр, Берлин консерваториясендә эшли. Күп кенә талантлы опера җырчыларын, аерым алганда, Ксения Держинская, Лотта Леман һ. б. тәрбияләгән.

Аның казанышларын исәпкә алып, кайзер Вилһелм II 1916 елда Матильда Маллингерга «Каммерзенгер» дигән мактаулы исем бирә.

Сайланма репертуар үзгәртү

  • Винченцо Беллини
  • Норма — Норма
  • Рихард Вагнер
  • Нюрнбергские мейстерзингеры — Eвa, Погнер кызы
  • Лоэнгрин — Эльза Брабантская
  • Валькирия — Зиглинда
  • Вольфганг Амадей Моцарт
  • Дон Жуан — Донна Анна, Дон Оттавио кәләше
  • Свадьба Фигаро — Розина, графиня Альмавива
  • Волшебная флейта — Памина, Төн патшабикәсе кызы
  • Джакомо Мейербер
  • Гугеноты — Валентина, граф де Сен-Бри кызы
  • Карл Мария фон Вебер
  • Волшебный стрелок — Агата, урманчы графның кызы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Český hudební slovník osob a institucí
  2. 2,0 2,1 Hrvatski biografski leksikon — 1983.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 476 // (unspecified title)

Сылтамалар үзгәртү

  • Маллингер, Матильда // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.