Мартиниан Иванов

(Мартемьян Иванов битеннән юнәлтелде)

Иванов Мартиниан (Мартемьян) Иванович (1812, — 1896 елдан иртә түгел, ) — тел белгече, педагог. 1831-1842 елларда Неплюев кадет корпусында татар телен укыткан. Татар теленең чагыштырма грамматикасы һәм беренче татар әдәбияты хрестоматиясе (1842) авторы.

Мартиниан Иванов
Туган 1812
Үлгән 1896 елдан иртә түгел
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Ырынбур Неплюев кадет корпусы
Һөнәре төркиятче

Биографиясе үзгәртү

Иванов Мартиниан (Мартемьян) Ивановичның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар аз сакланган. Кайбер интернет-чыганакларда ул чыгышы белән помещиклар гаиләсеннән, яки иртә ятим кала һәм рус помещигы гаиләсенә кабул ителә һәм чукындырыла. Әммә шунысы ачык билгеле Мартемьян Иванов татарлар арасында үсеп, телләрен яхшы белгән.

1825 елда Ырынбур Неплюев хәрби училищесына укырга керә. Биредә уку елларында ук өлкән классларда төрки теле укытучысы вазифасын били. Училищены 1831 елда тәмамлый.

1832 елның 10 мартында Казан университеты тел фәннәре бүлегендә татар һәм фарсы телләреннән имтихан бирә һәм гимназияләрдә татар теле укытучысы һәм фарсы теленең фонетикасын, язмасын һәм грамматикасын өйрәнергә хокук ала. Аннары Ырынбурга килә һәм Неплюев хәрби училищесында кече укытучы булып эшли. Уку әсбаплары җитешмәгәнлектән, Көнчыгыш һәм Аурупа тел һәм әдәбиятен күнегү казанышларын кулланып үзе уку материалларын җыя һәм төзи. Матди кыенлык аркасында бер үк вакытта Ырынбур хәрби губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче булып эшләргә мәҗбүр була.

1842 елда отставкага чыга. Шул ук елда Казан университеты типографиясендә «Татар грамматикасы» (рус. «Татарская грамматика») басылып чыга. Бу китапта татар теленең башкортлар диалектына һәм казакълар теленә чагыштырма анализ бирелә. Башкорт авторлары өчен бу хезмәт Ырынбур башкортлары теле мисалында башкорт теленең фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрен беренче күрсәтүе өчен аеруча кадерле: [һ], [з], [с] фонемалар, иялек килешендә -ның/-нең, төшем килешендә -ды/-де аффикслары кулланылуын һәм башкаларны аерып күрсәтә.

1842 елда Казан университеты типографиясендә 2 бүлектә «Татар хрестоматиясе» (рус. «Татарская хрестоматия») басылып чыга. Хрестоматиянең кереш өлешендә — фольклор (табышмаклар, җырлар, мәкальләр, риваятьләр, әйтемнәр, әкиятләр һәм башкалар) һәм җанлы сөйләү үрнәкләре, икенчесендә китап телендә — иске татар телендә көнчыгыш әдәбияты әсәрләренең өзекләре бирелгән. Ләкин 1842 елның 24 августында университет типографиясендә куркыныч янгын чыга. Басылган ике китапның тиражлары яна. Иванов хезмәтләре библиографик сирәк китапларга әйләнәләр.[1]

1840 нчы елларның 2 нче яртысында Архангел (Аскын) бакыр эретү заводында идарәче булып эшли. 1896 елда «Татар хрестоматиясе»ның сүзлекле 2 нче басмасын әзерли, әмма ул басылмыйча кала.

«Татар хрестоматиясе»ның 1 нче басмасының кулъязма нөсхәсе — Гыйльми китапханәдә, 2‑нче басмасының кулъязмасы Санкт-Петербургта Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана. Мөхәммәтсәлим Өметбаевның архив фондында Шаһиморат Хәсәновның «Мартемьян Иванов турында» шигырь сакланып калган.

Әсәрләре үзгәртү

  • Татарская грамматика. — Казань, 1842.
  • Татарская хрестоматия: в 2-х частях. — Казань, 1842.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Ғәләүетдинов И. Ғ. Иванов Мартиниан Иванович // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.