Мари Герекмазян (әрм. Մարի Կերեքմէզեան; 1913–1947) — әрмән чыгышлы төрек скульпторы. Төркиядә беренче хатын-кыз скульпторларының берсе.[1] Танылган төрек шагыйре һәм рәссам Бедри Рахми Эйюбоглуның сөяркәсе була.[2]

Мари Герекмазян
Туган 1913
Талас (Кайсери), Кайсери[d], Төркия
Үлгән 1947
Истанбул, Төркия
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Şişli Armenian Cemetery[d]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Истанбул университеты
Һөнәре сынчы
Эш бирүче Армянская средняя школа «Гетронаган»[d]
Өйдәш Бәдри Рәхми Әйүбоглу

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мари Герекмазян Кайсеридә Талас авылында туа, Госман империясе. [3] Урындагы "Варт Базриг" башлангыч әрмән мәктәбендә укый.[1] Мари Истанбулга күчеп килә, анда Есаян исемендәге әрмән мәктәбендә укый. Анда укыган вакытта Герекмезян танылган төрек язучысы Әхмәт Хәмди Танпынар белән таныша. Танпынар Герекмезянны фәлсәфә буенча гыйльми дәрәҗә алуга рухландырды. Мари Истанбул университетына укырга керә. Ул Мимар Синан исемендәге сәнгать университетының скульптура кафедрасында укый. Университетта Бедри Рахми Эйюпоглу аның ассистенты була.[4] Она создала его бюст. В Академии ее учил известный немецкий скульптор Рудольф Беллинг.[3]

Герекмезян Истанбулдагы Гетронаган һәм Есаян урта мәктәпләрендә сәнгать һәм әрмән теле укытучысы булып эшли. Ул шулай ук Истанбулда Арти Ґиртаран башлангыч мәктәбендә укыта. Бу мәктәп бүгенге көндә дә эшли.[1]

1946 елда Герекмезян туберкулез менингиты белән авырый. Икенче бөтендөнья сугышы яңа тәмамланған була, шуңа сәбәпле медицина хезмәте бик кыйбар була. Бедри Рахми үз картиналарын сата, әмма Герекмезянны коткарып кала алмый. [4] Герекмезән 1947 елда 35 яшендә вафат була.[2] ул Шишли Әрмән зиратында җирләнә.[1]

Шушы сәбәптән Бедри Рәхми эчә башлый. 1949 елда ул «Büyük Kulüp» шигырен укыган вакытта елый. Шуңа күрә аның хатыны Эрен Эйюпоглу өйләрен ташлап Францияга чыгып китә. Соңрак аның хатыны һәм балалары кире кайтырлар, ләкин хатыны бу хәлне беркайчан да онытмай.[4]

Иҗаты үзгәртү

Герекмазянның күпчелек әсәрләре югалган. Аның башка әсәрләре Истанбулдагы «Resim все Heykel Muzesi» да (рәсем һәм скульптура музее) һәм шәхси коллекцияләрдә урнашкан. Мари Герекмезянның иң танылган әсәрләре::[1]

Профессор Нешет Омер бюсты (1943)

Профессор Секип Тунч бюсты (1943)

Патрик Месроб Тина маскасы (1944)

Яхья Кемал Баятлы бюсты (1945)

Рәхми Эйубоглуның бюсты

Бүләкләре үзгәртү

Герекмазян 1943 елда профессор Нешет Омер һәм профессор Шекип Тунч бюстлары өчен «Анкара скульптура экспонаты» премиясенә лаек була. Ул 1945 елда Шагыйрь Яхья Кемал Беятли бюсты өчен «Анкарадагы Дәүләт сынлы сәнгать күргәзмәсе»ндә "Беренче урын өчен" премиясенә лаек була.[1]

Мирас үзгәртү

Истанбулдагы Гетронаган Әрмән урта мәктәбе 2012 елның декабрендә Мари Герекмезянның күргәзмән ачты, күргәзмәне танылган әрмән-төрек фотографы Ара Гулер оештырды.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Mari Gerekmezyan. Istanbul Woman's Museum. әлеге чыганактан 2013-09-27 архивланды. 22 May 2013 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ziflioğlu, Vercihan. Exhibit marks Turkey’s first female sculptor (December 12, 2012). 22 май 2013 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 HALİS, MÜJGAN. Bedri Rahmi'nin 'kara dutu' Mari için sergi (Turkish) (2012-12-09). 22 май 2013 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 12 kadın 12 şair 12 hikaye (29 May 2015).