Мария Чеботарь, русча язылышы Чеботари[7] (рум. Maria Cebotari; 10 февраль 1910 ел9 июнь 1949 ел — молдован чыгышлы Австрия җырчысы (сопрано).

рум. Maria Cebotari
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Молдова
Туу датасы 10 февраль 1910(1910-02-10)[2][3][4][…]
Туу урыны Кишинёв, Бесарабия гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 9 июнь 1949(1949-06-09)[2][3][4][…] (39 яшь)
Үлем урыны Вена, Союздашлар тарафыннан оккупацияләнгән Австрия[d][5]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d] һәм бавыр яман шеше[d]
Җирләнгән урыны Дёблингское кладбище[d]
Ире яки хатыны Густав Диссль[d]
Һөнәр төре актёр, опера җырчысы
Эшчәнлек өлкәсе опера
Активлык чорнының башы 1931
Активлык чоры тәмамлануы 1949
Җырчы тавышы сопрано[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Жанр опера
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][6]
 Мария Чеботарь Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Молдова почта маркасы, 1994 ел

Мария Чеботарь Бессарабия губернасының Кишинев шәһәрендә 1910 елда туган. Бала чагында М. Березовский җитәкләгән Кишинев собор хорында җырлый. Кишинев консерваториясендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, 1929 елда шәһәрдә гастрольдә йөргән Мәскәү сәнгать театры труппасына тора. Күп тә үтми, үзеннән утыз яшькә олы булган труппа артисты граф Александр Вырубовка кияүгә чыга, һәм аның белән бергә сәхнәдә чыгыш ясауны туктаталар.

1929 елдан Берлинда укый. 1931 елда Дрезденда ("Богема"да Мими партиясе) һәм Зальцбург фестивалендә Глюкның «Орфей һәм Эвридика»сында беренче тапкыр чыгыш ясый.

1943 елга кадәр Берлинда һәм Дрезденда чыгыш ясый, үзенең вакытсыз вафатына кадәр Вена опера ансамблендә уйный. 1948 елда сугыштан соңгы Ковент-Гарденда (Лондон) үткән Вена операсының беренче гастролендә катнаша. Җырчы Лиза делла Каза карьерасына булышлык итә.

Җырчының соңгы роле 1949 елның 31 мартындагы «Ярлы студент» опереттасында Лаура була. Шул ук елның 9 июнендә үлеп китә (бавырга күчкән ашказаны асты бизе яман шеше).

Чеботарь Марияның икенче ире — Австрия тавышсыз киносы һәм театры актеры Густав Диссль (1899-1948) — хатынының вафатына кадәр бер ел элек мәрхүм була, аларның уллары Франц белән Петерны британия пианисты Клиффорд Керзон һәм аның хатыны, клавесинистка Люсиль Уоллес уллыкка алалар.

Венада Деблинг зыяратында җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

 
Молдова почта маркасы, 2005 ел

Чеботарь Мария зур репертуарга ия була, Вольфганг Амадей Моцарт (Графиня һәм Сюзанна "Фигаро туе"нда, "Дон Жуан"да Церлина һәм Донна Анна, «Сералдә урлау»да Констанца) һәм Рихард Штраусның (Дафна исемле операсында Дафна, Софи — "Кавалере роза"да), шулай ук Джузеппе Верди (Виолетта -«Травиата») һәм Джакомо Пуччини (Чио-Чио-Сан — «Мадам Баттерфляй»да) аерым бер уңышка ирешә. Үлер алдыннан драматик партияларга да («Турандот», «Саломея») мөрәҗәгать итә башлый. Гастрольләргә еш чыга. Заман операларының премьераларында катнаша (шул исәптән, Р. Штраусның "Телсез хатын"ында Аминта ролен беренче башкаручы була). Бруно Вальтер, Карл Бем, Клеменс Краус ише күренекле дирижерлар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук берничә фильмда, шул исәптән, 1941 елда Одессаның румын гаскәрләре тарафыннан «азат ителүе» турында «Одесса ут кыршавында» дигән румын-итальян пропаганда тасмасында төшә.

Хәтер үзгәртү

  • Җырчының иҗади биографиясенең иң әһәмиятле вакыты белән бәйле Вена һәм Дрезден урамнары аның исемен йөртә.
  • Шулай ук Мария Чеботарь исеме белән Кишенев урамы аталган.
  • Җырчыга атап, Молдова почта маркасы, шулай ук, 2010 елда көмеш тәңкәләр чыгарыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #14957791 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 filmportal.de — 2005.
  4. 4,0 4,1 Брокгауз энциклопедиясе
  5. Deutsche Nationalbibliothek Record #116479582 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  7. Музыкальная энциклопедия. Т.6

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү