Мария Петкович (хорв. Marija PetkovićMarija Petković, монахлык исеме — Хачка Кадакланган Иисусның Мариясе; 10 декабрь 1892 ел, Блато (Blato), Корчула утравы, ул чакта — Австро-Венгрия, бүген — Хорватия — 9 июль 1966 ел, Рим, Италия) — Рим католик чиркәве блаженные, «Шәфкатьлелек Кызлары» хатын-кызлар католик конгрегациясенә нигез салучы. 

Мария Петкович
Туган 10 декабрь 1892(1892-12-10)[1][2]
Блато (Корчула)[d], Дубровницко-Неретванская жупания[d], Хорватия
Үлгән 9 июль 1966(1966-07-09)[1] (73 яшь)
Рим, Италия
Күмү урыны Блато (Корчула)[d]
Ватандашлыгы  Хорватия
Һөнәре дин хадиме

 Мария Петкович Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария Антун Петкович-Ковач белән Мария Мариновичның күп балалы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, «Шәфкатьлелек хезмәтчеләре» католик конгрегациясе ачкан мәктәптә укый, анда йорт хуҗалыгы алып бару буенча белем ала. 1906 елда епископ Иосиф Марцеличка хатын-кызлар монастырена керү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

 Мария Петкович 1906 елның 21 ноябрендә кияүгә бармау турында шәхсән нәзер әйтә. 

1909-1919 елларда «Мариянең кызлары» конгрегациясенең монастырь башлыгы була, бу чорда ярдәмгә мохтаҗ булган үз гаиләсе турында хәстәрлек күрә. 1915 елда «Католик аналар җәмгыяте» хәрәкәтенә нигез сала, өченче францискан ордены эшчәнлегендә актив катнашып, Блатода яшәгән фәкыйрьләр турында кайгырта.

1919 елның 25 мартында Мария Телента белән бергә «Шәфкатьлелек хезмәтчеләре» конгрегациясенең монастырена күчә һәм Блатода приют ача.  

1920 елның 20 августында өченче францискан ордены конституциясе нигезендә «Шәфкатьлелек кызлары» конгрегациясенең беренче уставын яза, анда бу хәрәкәтнең бурычларын билгели. Конгрегациянең уставы епископ Иосиф тарафыннан 1920 елның 4 октябрендә раслана. Мария Петкович бу көнне ук Хачка Кадакланган Иисусның Мариясе дигән монахлык исеме кабул итә һәм яңа хатын-кызлар монахлык конгрегациясенең генераль монастырь башлыгы итеп билгеләнә. 1923 елда Хорватия, Сербия һәм Македониядә ятим калган балалар өчен күп санлы приютлар ача.

 
Чиркәүдә блаженный Мария Петкович витражы

1940-1952 елларда Мария Петкович Аргентинада яши.

1952 елда Римга күчә. 1954 елда инсульт кичерә, шул сәбәпле озак вакыт үз вазифаларын тулы күләмдә үтәүдән мәхрүм була. 

1961 елда үзенең монастырь башлыгы вазифасын башка дин кардәшенә тапшыра.

1966 елда Мария Петкович мәрхүм була. Римдагы Верано зыяратына җирләнә.  1969 елда гәүдәсенең калдыклары «Мария Кызлары» конгрегациясе төп бинасы каршындагы часовняга күчерелә. Шунда 1998 елга кадәр тотылганнан соң, туган шәһәре Блатога күчерелә һәм хәзер Христос Патша чиркәвендә саклана.

Беатификация үзгәртү

1998 елның 8 маенда Рим Папасы Иоанн Павел II Дубровникта изге месса үткәргәндә Мария Петковичның каһарман изгелекләрен раслый һәм аны блаженный дип игълан итә.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 GCatholic.org — 1997.
  2. Schäfer J. Ökumenisches Heiligenlexikon — 1998.