Мария Васильева (рәссам)

Мари́я Ива́н кызы Васи́льева (12 февраль 1884, Смоленск - 1957 елның 14 мае, Ножан-сюр-Марн) - рус чыгышлы француз рәссамы.

Мария Васильева
Мария Васильева.jpg
Туган телдә исем Мари́я Ива́н кызы Васи́льева
Туган 12 февраль 1884(1884-02-12)
Смоленск
Үлгән 14 май 1957(1957-05-14) (73 яшь)
Ножан-сюр-Марн
Күмү урыны Ножан-сюр-Марн
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Русия империясе
Франция байрагы
Әлма-матер Académie de La Palette[d]
Һөнәре рәссам.

Commons-logo.svg Мария Васильева Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Амадео Модильяни. Мария Васильева портреты. 1918.

Петербургта шәхси сәнгать мәктәбендә укыды. 1907 елда Парижга китә, анда Анри Матисс студиясендә була, шулай ук "La Palette" академиясендә дә була. 1912 елда үзенең Монпарнастагы остаханәсендә "Ирекле рус академиясен", аннары "Academie Vassilief" оештыра.

Беренче бөтендөнья сугышы башында француз Кызыл Хачында шәфкать туташы була.

1915-1918 елларда Васильева үзенең остаханәсендә 1998 елда Монпарнас музее оештырылган арзанлы ашханәгә («Cantine des artistes») нигез салган.[1]

1916 елдан Геза Блаттнер театры өчен гротеск курчаклар ясый башлый. Мария Васильева Париж көзге салоннарында һәм Бәйсезләр салонында куелган. "Куполь" кафесында фрескалар булдырган.

1930 елда Франциянең көньягына күчтем. 1938 елдан Кань-сюр-Мерда яши. Парижга Васильева 1946 елда Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кайта. Гомеренең соңгы елларын ул Ножан-сюр-Марнда өлкән яшьтәге рәссамнар йортында үткәрә.[2]

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Breitling G., Raev A., Bernès C., Houri B. Marie Vassilieff (1884—1957). Eine Russische Künstlerin in Paris. Catalogue de l’exposition du Verborgene Museum. — Berlin, 1995.
  • Bernès C., Noël B. Marie Vassilieff — L’œuvre artistique, L’académie de peinture, La cantine de Montparnasse. — Éditions BVR, Livarot Pays d’Auge, 2017. ISBN 978-2-9556296-2-8

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мария Васильева (1884-1957)(үле сылтама)//"Русский Париж"(рус.)
  2. Наталья Семёнова. Новое имя в русском искусстве. Мария Васильева — первая дама русского кубизма. Коммерсантъ (29 августа 1995).(рус.)