Мариэтта Чудакова

Мариэтта Чудакова (кыз фамилиясе — Хан-Магомедова; туган. 2 гыйнвар 1937 ел, Мәскәү шәһәре2021) — совет һәм русия әдәбият белгече, тарихчы, текстолог. Филология фәннәре докторы, язучы һәм мемуарчы, җәмәгать эшлеклесе, педагог[3].

Мариэтта Чудакова
Туган телдә исем рус. Мариэтта Омаровна Чудакова
Туган 2 гыйнвар 1937(1937-01-02)[1]
Мәскәү, СССР
Үлгән 20 ноябрь 2021(2021-11-20) (84 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе COVID-19[2]
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре әдәби тәнкыйтьче, язучы, историк литературы, әдәбият белгече, университет профессоры, литературовед
Эш бирүче А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Җефет Чудаков, Александр Павлович[d]
Кардәшләр Хан-Магомедов, Селим Омарович[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1980)

 Мариэтта Чудакова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Чудакова Мариэтта Омаровна — гаиләдә дүртенче бала булып туа. Атасы — инженер Гомәр Корбанович Магомедов, Дагстанда туып үскән, Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Әнисе — Клавдия Васильевна Махова, Суздаль өязенең Вишенки авылында туган, мәктәпкәчә белем бирү педагогы, «Просто счастье» дигән китап язган, анда үз балаларын тәрбияләү тарихын тасвирлый. Чудакованың агасы — Джан-Булат (1925-1983), Сәлим; сеңелләре — Бэла һәм Инна. Сәлим Хан-Магомедов билгеле архитектор һәм соңыннан архитектура тарихчысы; Инна Мишина — 2007-2012 елларда Мәскәүдәге Булгаков музееның директоры.

Чудакова М. О. 367 номерлы Мәскәү мәктәбен тәмамлаган, аннары 1959 елда — Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1959-1961 елларда Мәскәү мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. 1964 елда,аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Творчество Эффенди Капиева» темасына диссертация яклый.

1965-1984 елларда ул СССРның Ленин исемендәге Дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә эшли. Мәскәү комсомолы премиясе лауреаты (1969).

1970 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1980 елда филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итүче «Печатная книга и рукопись: взаимодействие в процессе создания и функционирования (На материале художественной прозы и науки о литературе 1920-1930-х годов)» темасына диссертация яклый.

1985 елдан  М. Горький исемендәге Әдәбият институтының яңа заман рус әдәбияты кафедрасында укыта.

1988 елдан алып америка һәм аурупа университетларында визит-профессор булып эшли. 1991 елдан алып — Аурупа Академиясе әгъзасы.

Шәхси тормышы үзгәртү

Әдәбиятчы А. П. Чудаковта кияүдә була. Кызы бар, байдаркада йөзү белән мавыга[4].

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

М. С. Горбачев реформалары елларында ук совет корылышын актив тәнкыйтьли башлый. 1993 елның августында бер төркем әдәбиятчылар белән бергә Югары Советын алдан сайлау таләбе язылган мөрәҗәгатькә кул куя.[5]. 15 сентябрьдә Б Н. Ельцин хат авторларын дачага чакыра . Чудакова очрашудан соң : «Нужен прорыв!.. Сила не противоречит демократии — ей противоречит только насилие...»[6][7]-дип яза.

1993 елның октябрендә Югары Советны куганнан соң Чудакова «Письмо 42-х» документына кул куя.

1994-2000 елларда Президент советы (РФ Президенты каршындагы консультатив орган) составында эшли. 2006 елда «кызу нокталар» ветераннарын һәм интеллигенция вәкилләрен берләштергән «ВИНТ» дигән җәмәгать оешмасын оештыра.[8].

2007 елда СПС партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан депутатларның тәүге өчәүнең берсе була[9].1 % тавыш җыйган СПС 5 процентлык барьерны җиңә алмый кала.

2010 елның апрелендә рус оппозициясенең «Путин чигенергә тиеш» дигән мөрәҗәгатенә кул куя.

Россиянең Украинаны[10] яклап язган барлык ачык хатларына да кул куя. Атап әйткәндә, 2014 елның мартында Киносоюзның Украинаны яклап «Без сезнең белән!» хатына кул куя[11].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

 
Мариэтта Чудакова Михаил Булгаковның 125-еллык юбилеенда авторның «Ак гвардия» әсәреннән өзек укый

XX гасыр әдәбияты, филология фәне тарихы һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә 200 дән артык фәнни эш һәм мәкәләнең авторы. Чудакованың тикшеренүләр белән кызыксыну сферасы — совет чорындагы рус совет әдәбияты тарихы (бигрәк тә М. А. Булгаков, Е. И. Замятин, М. Зощенко, М. Козыревларның иҗаты), поэтикасы, рус филология фәннәре тарихы, архивны өйрәнү (архив эше һәм аның тарихы), текстология[12].

Бөтенрусия Булгаков фонды рәисе булып тора, шулай ук Тынянов җыентыкларының җаваплы мөхәррире.

1980-нче еллар ахырыннан алып тарихи-әдәби эшләре белән беррәттән, Россия чынбарлыгының кискен сәяси һәм социаль мәсьәләләре турында күп яза.

Төп эшләре үзгәртү

Фәнни эшләре үзгәртү

    • Эффенди Капиев. — М.: Молодая гвардия, 1970. — 240 с.
    • Мастерство Юрия Олеши. — М.: Наука, 1972. — 100 с.
    • Беседы об архивах. — М.: Молодая гвардия, 1975. — 222 с.
    • Поэтика Михаила Зощенко. — М.: Наука, 1979. — 200 с.
    • Беседы об архивах. 2-е изд., испр. — М.: Молодая гвардия, 1980. — 224 с.
    • Рукопись и книга. Рассказ об архивоведении, текстологии, хранилищах рукописей писателей. — М.: Просвещение, 1986. — 176 с.
    • "И книги, книги..." : О М.А. Булгакове / М. Чудакова // "Они питали мою музу...": книги в жизни и творчестве писателей.- М.: Книга, 1986.- с. 219—247
    • Жизнеописание Михаила Булгакова. — М.: Книга, 1988. — 495 с.
    • Жизнеописание Михаила Булгакова. 2-е изд., доп. — М.: Книга, 1988. — 671 с.
    • Избранные работы. Т. 1. Литература советского прошлого. — М.: Языки славянской культуры, 2001. — 468 с.
    • Новые работы. 2003—2006. — М.: Время, 2007. — 560 с.
    • Литература в школе: читаем или проходим?. — М.: Время, 2013. — 288 с.
    • Нехорошая лестница. — М.: Государственный музей М.А. Булгакова, 2009. — 24 с.
    • Булгаков и Пастернак. — М.: Государственный музей М.А. Булгакова, 2010. — 24 с.

Әдәби әсәрләре үзгәртү

    • Мирные досуги инспектора Крафта. Рассказы. — М.: ОГИ, 2005. — 112 с.
    • Дела и ужасы Жени Осинкиной. Путешествие в трёх томах, а также последующие необычные, ужасные и счастливые истории, случившиеся с ней самой и её друзьями. — М.: Время, 2005—2007. — 317 с. (кн. 1); 383 с. (кн. 2); 305 с. (кн. 3).
    • Не для взрослых. Время читать! Полка первая. — М.: Время, 2009. — 208 с. — ISBN 978-5-9691-0462-4.
    • Не для взрослых. Время читать! Полка вторая. — М.: Время, 2009. — 208 с. — ISBN 978-5-9691-0463-1.
    • Не для взрослых. Время читать! Полка третья. — М.: Время, 2011. — 256 с. — ISBN 978-5-9691-0700-7.
    • Егор: Биографический роман 2021 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.. Книжка для смышлённых людей от десяти до шестнадцати лет. — М.: Время, 2012. — 592 с. — ISBN 978-5-9691-0761-8.

Бүләкләре үзгәртү

  • Россия федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (7 гыйнвар 2002 ел) — Россия Федерациясе Президенты каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия эшендә актив катнашу өчен[13]

Искәрмә үзгәртү

  1. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  2. https://www.rferl.org/a/russia-covid-deaths-record-high/31571777.html
  3. Литературовед, публицист, общественный деятель
  4. М. О. Чудакова в биографической энциклопедии Биография.ру.
  5. Москва. Осень-93: Хроника противостояния. — М.: Республика, 1994. — С. 6.
  6. Шохина В. Президент и интеллигенция // Независимая газета. — 6 января 2000.
  7. Шохина В. На всех парах через болото // Независимая газета. — 27 октября 2000.
  8. М. О. Чудакова в Лентапедии.
  9. Съезд СПС утвердил федеральную «тройку».
  10. Мастер и Мариэтта. Как знаменитый учёный помогает российским детям любить Украину (2016-05-19).
  11. Мы с вами! (2014-03-08). әлеге чыганактан 2017-05-21 архивланды. 2021-11-05 тикшерелгән.
  12. Краткая биография
  13. Распоряжение Президента Российской Федерации от 7 января 2002 года № 4-рп «О поощрении»

Әдәбият үзгәртү

  • История литературы. Поэтика. Кино. Сборник в честь Мариэтты Омаровны Чудаковой / Ред.-сост. Е. Лямина, О. Лекманов, А. Осповат. М.: Новое издательство, 2012. — 584 с. — (Новые материалы и исследования по истории русской культуры. Вып. 9). — Без указ. тиража. — ISBN 978-5-98379-166-4

Сылтамалар үзгәртү