Марат Рәшит улы Сәгыйрев (1986 елның 1 апреле, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы (ярымсакчы, сакчы), Россиянең икенче футбол дивизионының «Көнчыгыш» зонасы җиңүчесе (2013, Владивосток «Луч-Энергия»се составында).

Марат Сәгыйрев
Туган 1 апрель 1986(1986-04-01)[1] (37 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Гаврилов урамы, Казан[2]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Текстильщик[d], Рубин, Рубин-2, СОЮЗ-Газпром[d], Түмен[d], КАМАЗ, Луч-Энергия һәм КАМАЗ

Тормыш юлы үзгәртү

Марат Сәгыйрев 1986 елның 1 апрелендә Казанда туа. «Рубин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Футбол мәктәбен тәмамлаганнан соң «Рубин-2» өчен ФКК (физик культура коллективлары) беренчелегенә, дублёрлар турнирында «Рубин» дублендә, ә аннары икенче дивизионда «Рубин-2»дә дүрт сезон уздыра[3][4][5]. 2005—2007 елларда икенче дивизионның «Урал-Идел буе» зонасы җыелма командасы өчен ел саен ноябрьнең «Надежда» профессиональ футбол лигасы (ПФЛ) кубогы турнирында уйный.

2009 елда Ижауның «СОЮЗ-Газпром» өчен, ә 2010 елда «Тюмень» клубы өчен уйный. 2011/12 сезонын Футбол милли лигасы беренчелегендә (ФМЛ), «КАМАЗ» өчен чыгыш ясап, үткәрә. «КАМАЗ»ның финанс сәбәпләре аркасында ФМЛда уйнаудан баш тарткач, «Луч-Энергия»гә күчә[6]. Сезонны яхшы уздырылуга карамастан, Владивосток командасының яңа баш тренеры Александр Григорян аны командада калдырмый һәм Сәгыйров Яр Чаллыга кайта[7][8]. Бер елдан Ивановоның «Текстильщик» командасы сафын тулыландыра, аның өчен өч сезон уйный. 2017/18 сезонда Түбән Кама «Нефтехимик» һәм «Лада-Тольятти» өчен чыгыш ясый, шуннан соң ел дәвамында (2018/19 сезон) Бөек Лукиның «Луки-энергия» өчен уйный, аның белән Россия кубогының 1/16 финалына җитә, анда, матчта исәпне ачып, 5 нче минутта «Енисей» командасына гол кертә (1:2)[9]. 2019 елның икенче яртысын «Бугульма-Рунако» командасында уздыра, аның белән Татарстан чемпионы һәм Кубогы иясе була (чемпионатта 9 матч үткәрә, 1 туп кертә, Кубокта — 4 матч, 1 гол).

2020 елда Биектауның «Эверест»ы өчен Татарстан чемпионатында һәм Кубогында уйный (чемпионатта — 11 матч, 7 гол, Кубокта — 2 матч, 2 гол).

Россия беренчелегендә һәм Кубогында барлыгы 390 дан артык матч үткәрә, 67 туп кертә.

Казанышлар үзгәртү

  • Икенче дивизионның «Восток» зонасы иң яхшы ярымсакчы — 2012/13[10];
  • «Тюмень» футбол клубының 2010 елгы сезондагы иң яхшы уенчысы[11];
  • Икенче дивизион җиңүчесе: 2012/13 («Восток»).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. https://gyteli.info/kazan
  3. Марат Сагиров: Научившись ходить, не расставался с мячом. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
  4. Марат Сагиров: «Минвалиев и Тихонов породнились, благодаря игре за „Рубин“» 2019 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.
  5. Ближайшие планы связываю только с «Лучом» — полузащитник Марат Сагиров
  6. Марат Сагиров пополнил состав «Луча-Энергии»
  7. Александр Григорян: Если Сагиров «выплывет» в ФНЛ и покажет яркую игру — признаю ошибку. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
  8. В «КАМАЗ» вернулся Марат Сагиров. әлеге чыганактан 2019-09-20 архивланды. 2019-09-20 тикшерелгән.
  9. Кубок России 2018-19. 1/16 финала «Луки-Энергия» — «Енисей»
  10. Воспитанник «Рубина» признан лучшим полузащитником второй лиги (зона «Восток»)
  11. Болельщики и журналисты отметили Марата Сагирова

Сылтамалар үзгәртү