Марат Мәкъсүт улы Мәхмүтов (1975 елның 3 сентябре, Мәскәү, СССР) — Россия футболчысы (сакчы), Россия беренчелегенең беренче дивизионы җиңүчесе (2001).

Марат Мәхмүтов
Туган 3 сентябрь 1975(1975-09-03)[1] (48 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Торпедо, Чорноморец[d], Шинник, Рубин һәм Урал

Тормыш юлы үзгәртү

Марат Мәхмүтов 1975 елның 3 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туа. Аның әтисе милләте буенча татар, ә әнисе рус[2]. Футбол белән 8 яшендә шөгыльләнә башлый. Беренче командасы Мәскәүнең «Торпедо». Беренче тренер — Эдуард Анатольевич Стрельцов. 1992 елдан команданың дубль составы өчен, ә 1995 елдан төп состав өчен уйный. Берничә тапкыр арендага китә: Украинаның «Черноморец»ына һәм ике тапкыр Ярыслауның «Шинник»ына. 2003 елда «Торпедо»дан тулысынча китә.

2004—2006 елларда Казанның «Рубин» командасында уйный, әмма төп уенчы булмый.

2006 елның июленнән 2008 елга кадәр Екатеринбургның «Урал» командасы өчен чыгыш ясаган. 2009 елның гыйнварында «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзүгә якын була[3], әмма нәтиҗәдә, клуб белән аның шартлары буенча килешми[4]. Шуннан соң Марат Мәхмүтов профессиональ карьерасын тәмамлый.

Карьера азагында Раменское «Сатурн»ы (2012), Домодедово «Металлист»ы (2013—2015) һәвәскәрләр клубларында уйный.

1995 елның 14 ноябрендә яшьләр командалары арасында Европа чемпионатының сайлап алу матчында Россия яшьләр җыелма командасы составында Финляндия җыелма командасына каршы уйный (3:0)[5].

Бөтен карьерасы өчен ул нибары ике тапкыр туп кертә. Өстәвенә, ике гол да үз капкаларына була[6][7].

Өйләнгән, ике улы бар[8].

Казанышлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү