Мансур Вәлиев
Мансур Мәсгут улы Вәлиев (1950 елның 6 декабре, Нөкес, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе. Россия ФИХ чик буе хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары (2003—2005)
Мансур Вәлиев | |
---|---|
Туган | 6 декабрь 1950 (73 яшь) Нөкес, Үзбәкстан ССР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] |
Хәрби дәрәҗә | генерал-полковник[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүМансур Вәлиев 1950 елның 6 декабрендә Үзбәкстан ССРның Нөкес шәһәрендә фронтовик офицер гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[1]. Ун еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ССРБ Министрлар Советы каршындагы КГБның Мәскәү югары команда чик буе училищесына укырга керә[2]. 1972 елда аны тәмамлагач, Урта Азия чик буе округына җибәрелә.
1972 елда Кәрке чик буе отрядының Давид Ярошев исемендәге застава башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1977 елда аның заставасы иң яхшысы дип таныла.
М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаганнан соң Урта Азиягә, Термез чик буе отрядына Айвадж участогы коменданты итеп җибәрәләр. 1981 елда отряд штабының беренче урынбасары итеп билгеләнә һәм уку пункты белән җитәкчелек итә. 1984 елда Әфганстанда, Мазары-Шәриф шәһәрендә урнашкан 1 нче кыр оператив төркеме башлыгы итеп билгеләнә. 1985 елда Серахс чик буе отрядының штаб начальнигы итеп билгеләнә. Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгарган вакытта Вәлиев Кызыл Байрак Мәскәү чик буе отряды башлыгы була (1987). 1989 елда вакытыннан алда полковник дәрәҗәсе бирелә .
1991 елда полковник Вәлиев Байкал арты чик буе округы штабы башлыгы итеп билгеләнә, бу вазыйфада 1994 елга кадәр хезмәт итә[3]. 1995 елда генерал-майор Вәлиев Урта Азиягә, Ашкабадка, Төрекмәнстандагы Россия Федеральчик буе хезмәтенең оператив төркеме башлыгы буларак кайта. 1998 елда генерал-лейтенант Вәлиев, Байкал арты чик буе округы командующие итеп билгеләнү сәбәпле, Читага китә. 2002 елда Ерак Көнчыгыш региональ чик буе идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2003 елда генерал-полковник Вәлиев Россия федераль иминлек хезмәтенең чик буе хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә[4].
2005 елдан отставкада.
Бүләкләр
үзгәртү- Хөрмәт Билгесе ордены (1981);
- Кызыл Йолдыз ордены (1984);
- Кызыл Байрак ордены (1989);
- «ССРБ дәүләт чиген саклаудагы казанышлары өчен» медале (1973);
- I дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
- II дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
- III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
- Исемле корал;
- Россия Федерациясенең атказанган чик сакчысы (2000)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ВАЛИЕВ Мансур Масгутович / CentrAsia
- ↑ Журнал «Ветеран границы», октябрь-декабрь, 2010. Генерал Валиев: воплощение мечты
- ↑ ВАЛИЕВ МАНСУР МАСГУТОВИЧ / eurasian-defence.ru
- ↑ ФСБ перестраивает погранслужбу