Ләйлә Джана
Туган телдә исем ингл. Leila Chirayath Janah
Туган 9 октябрь 1982(1982-10-09)
Льюистон (шәһәр, Нью-Йорк), Ниагара (округ, Нью-Йорк), Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлгән 24 гыйнвар 2020(2020-01-24)[1] (37 яшь)
Мәнһәттен, Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[1]
Үлем сәбәбе epithelioid sarcoma[d]
Яшәгән урын Сан-Франциско
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Гарвард университеты һәм California Academy of Mathematics and Science[d][2]
Һөнәре социальный предприниматель, эшкуар, менеджер

 Ләйлә Джана Викиҗыентыкта

Ләйлә Джана (ингл. Leila Chirayath Janah; 9 октябрь 1982 ел; Листон (ингл. Lewiston), Нью-Йорк, АКШ) — Америка социаль эшкуары һәм менеджер, коммерциягә карамаган Samasource оешмасын һәм Sama Group дигән гомуми бренд астына берләшкән тагын берничә инициативаны нигезләгән; ул — TechSoup Global советы әгъзасы, SpreeTales советнигы; Incentives for Global Health-ның оештыручыларының берсе.

Ләйлә —популяр шәхес, аның чыгышлары, интервьюлары һәм тәүге битләрдәге фотосүрәтләре АКШ-ның түбәндәге төп телеканалларында, радиостанцияләрендә һәм басмаларында чыга: CBS, CNN, NPR, BBC, The New York Times, The New Scientist һ.б.

Ул — Бөтендөнья банкының үсеш группасы өчен эзләнү авторы.

Биографиясе үзгәртү

Ләйлә Джана 1982 елның 9 октябрендә Луистонда (башка мәгълүматлар буенча Буффалола) Ниагара шарлавыгына якын гына төбәктә Һиндстан (атасы) һәм Бельгия (анасы) эмигрантлары гаиләсендә туа.

Балалык еллары Сан-Педрода (Los-Анджелес, Калифорния) үтә.

16 яшендә колледж стипендиясеннән баш тарта, чөнки Ганага сукыр инглиз балаларын укытырга китәргә карар итә.

Тәрҗемәче һәм бераз вакыт Бөтендөнья банкы тикшерүчесе булып эшли

Ләйлә 2005 елда Гарвард университетында бакалавр дәрәҗәсе ала.

Katzenbach Partnersта (ул Booz & Company дип үзгәртелә, хәзер — Strategy&) идарә мәсьәләләре буенча консультант булып эшли.

2007 елда Стэнфорд университетының Джошуа Коэн җитәкчелегендәге глобаль юстиция программасы буенча (инг. Stanford Program on Global Justice) Силиконга күчә .

Шул ук елны Джана Incentives for Global Health компаниясен ача һәм аның директоры була.

2008 елның 1 июнендә коммерциягә карамаган Samasource оешмасын — дөньяның иң фәкыйрь илләрендә яшәүчеләргә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эш бирүче оешманы — нигезли. Аны ачарга мөмкинлек биргән 20 000 евроны Ләйлә Нидерландта халыкара бизнес-планнар конкурсында ота.

2012 елда үсеш кичерүче илләрдә медицина өлкәсендә краудфандинг тәҗрибәләре үткәрү буенча Samahope дигән оешманы нигезли.

2013 елда Төньяк Калифорниядә элек — SamaxUSA, аннары Samaschool дип аталган оешманы ача, ул студентларны эш белән тәэмин итә, алар өчен тренинглар үткәрә.

Канаданың Sorel бренды Ләйләгә үзе җитештергән аяк киеменең бер тармагына дизайнер булырга тәкъдим итә.

Бүләкләре һәм премияләре үзгәртү

2009 елда Ләйлә Джана Fast Company тарафыннан технологияләр өлкәсендә иң инновацияле хатын-кыз исемлегенә кертелә (инг. Most Innovative Women in Tech).

2010 елда Джана World Technology Award for Social Entrepreneurship премиясенә лаек була.

2011 елда Алга омтылышлы инновацияләр премиясен ала (инг. Disruptive Innovation).

Шәхси тормышы үзгәртү

«Yahoo!» компаниясенең президенты һәм башкарма директоры Марисса Майерга таң кала, аның бизнестагы урынын да, карашларын да, мәсәлән, хатын-кызларның әһәмиятенә кагылышлы фикерләрен, сокланып кабул итә.

Йөгерү һәм бокс белән шөгыльләнә.

Дус егете белән Калифорния таулары буйлап җәяү сәяхәт итәргә ярата.

iPhone-да Скрэббл уйный.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 https://www.nytimes.com/2020/01/30/business/leila-janah-dead.html
  2. Hoffman R. LinkedIn — 2003.