Лондон конвенциясе (1871)
1871 елгы Лондон конвенциясе — Австро-Венгрия, Бөекбритания, Госманлы империясе, Италия, Пруссия, Россия империясе, Франция тарафыннан Кара диңгез бугазлары Босфор һәм Дарданелларның статусын билгеләүче килешү. 1870 елда, Россия империясе 1856 елгы Париж солыхының аңа Кара диңгездә хәрби флот тотуны тыючы бүлеген үтәүдән баш тарткач, төзелә.
Килешү төре | Шартнамә һәм state treaty[d] |
---|---|
Имзаланган | 13 март 1871 |
Урын | Лондон, Бөекбритания |
Имзалаучылар | Австрия Пруссия |
en: Convention of London Викитекада |
Тарих
үзгәртү1871 елның 1 (13) мартында Лондонда кул куела.
Конвенция
- Россия империясенең берьяклы кабул иткән карарын раслап, Кара диңгездәге хәрби-диңгез флотын көчәйтергә рөхсәт бирә.
- Кара диңгез бугазларын хәрби караблар узу өчен ябык дип игълан итә.
- Төркиянең, 1856 елгы Париж солыхының шартлары нигезендә, тыныч вакытта дус илләрнең карабларын үткәрә алу хокукын таный.
- Барлык илләрнең сәүдә карабларына Кара диңгезгә үтеп йөрергә рөхсәт ителә.
- Төркиягә үзенең хәрби карабларын Дунай елгасына җибәрергә рөхсәт бирелә.
Конвенция 1878 елгы Берлин трактатының 63нче маддәсе белән ныгытыла.
Кара диңгез бугазлары статусы Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы үзгәрешсез кала.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4
Әдәбият
үзгәртү- Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898; Т. 15. СПб., 1909.
- Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
- Дранов Б.А. Черноморские проливы (Международно-правовой режим). М., 1948.
- Webster Ch. The foreign policy of Palmerston, 1830-1841: Britain, the liberal movement and the Eastern Question. Vol. 1-2. N.Y., 1969.
- Восточный вопрос во внешней политике России, конец XVIII и начало XX в. М., 1978.
- Daly J. Russian seapower and «The Eastern Question», 1827-41. Basingstoke, 1991.