Лондон конвенциясе (1827)

1827 елгы Лондон конвенциясеБөекбритания, Россия империясе, Франциянең Госманлы империясе һәм аның хакимлегенә каршы баш күтәргән греклар арасында бергәләп арадашчы булу һәм автоном грек дәүләтен төзү турында килешүе. 1821-1829 еллардагы грек милли–азатлык инкыйлабыннан соң төзелгән.

Лондон конвенциясе
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 6 июль 1827
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания

Франция байрагы Франция

Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада

1827 елның 24 июнендә (6 июлендә) Лондонда кул куелган. Бөекбритания ягыннан чит ил эшләре статс-сәркатибе лорд Дж.У. Дадли, Россия империясе ягыннан Бөекбританиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илче Х.А. Ливен, Франция ягыннан илче кенәз О.Ж.А. де Полиньяк имзалаган. Россия ягы инициатиасы белән, 1826 елгы Петербург беркетмәсендә билгеләнгән таләпләргә-шартларга нигезләнеп төзелгән.

Конвенция 7 маддәдән һәм бер (сугыш хәрәкәтләре башлау турында) яшерен маддәдән тора.

Таләпләр

үзгәртү
  • Грециягә мохтарият бирү (Төркиягә еллык ясак түләү формасындагы вассаллыкны саклаган хәлдә);
  • Грекларга материктагы һәм утраулардагы төрек мөлкәтен сатып алырга рөхсәт итү;
  • Грек дәүләтенең чикләрен билгеләү өчен өстәмә килешү төзү.

Өч илнең Константинопольдагы илчеләре бергәләшеп Госманлы империясе хөкүмәтенә Конвенция таләпләрен җиткерергә тиеш була. Арадашчылык барып чыкмаган очракта, Россия ягы сугыш хәрәкәтләре башларга тәкъдим итә, Бөекбритания белән Франция турыдан-туры хәрби бәрелешкә керү вәгъдәсе бирүдән читләшәләр. Шуңа күрә, конвенциянең таләпләре дә йомшак килеп чыга. Госманлы империясе арадашчылыктан баш тарткан очракта, өч ил грекларга хәерхаһ булуларын күрсәтеп, алар белән сәүдә элемтәләре урнаштырырга һәм консуллык ярдәме күрсәтергә булалар.

Конвенция шартларына туры китереп, өч илнең Константинопольдагы илчеләре Госманлы империясе хөкүмәтенә греклар белән солых урнаштыру кирәклеге һәм арадашчылык тәкъдиме турында нота җибәрә. Төрек ягы арадашчылыкны кабул итми, греклар мәсьәләсен тикшерүдән баш тарта, үз чиратында, 1826 елгы Аккирмән конвенциясен үтәмәячәге турында белдерә.

Мисырдан материкка төрек гаскәрен күчерүгә комачау итү өчен, Пелопоннес ярымутравы ярлары буена Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең берләшкән хәрби-диңгез эскадрасы килә. Төркиянең блокада режимына буйсынырга теләмәве 1827 елгы Навара сугышын китереп чыгара. Төркия-Мисыр-Тунисның берләшкән флоты Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең берләшкән флоты тарафыннан тар-мар ителә. Төркиянең 1826 елгы Аккирмән конвенциясен үтәүдән баш тартуы 1828-1829 еллардагы рус-төрек сугышын китереп чыгара.

1829 елның 10 (22) мартында Лондонда Бөекбритания, Россия империясе, Франция Греция чикләрен төгәл билгеләүче һәм Греция-Төркия мөнәсәбәтләрен ачыклаучы махсус беркетмәгә кул куялар.

1829 елда Төркия 1827 елгы Лондон конвенциясе һәм 1829 елгы Лондон беркетмәсе таләпләрен таный. Бу хәл Россия империясе белән Төркия арасында төзелгән 1829 елгы Әдернә солыхы (Адрианополь солыхы) белән ныгытыла.

1830 елның 22 гыйнварында (3 февралендә) өч ил (Бөекбритания, Россия империясе, Франция) Грециянең бәйсезлеген игълан итүче чираттагы Лондон беркетмәсен имзалыйлар. Бөекбритания тәкъдиме белән Грециянең чикләре нык киметелә.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият

үзгәртү
  1. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 11. СПб., 1895.
  2. Внешняя политика России XIX и начала XX в. Сер. 2. Т. 7. М., 1992.
  3. Фадеев А.В. Россия и восточный кризис 20-х гг. XIX в. М., 1958.
  4. Шпаро О.Б. Освобождение Греции и Россия. (1821-1829). М., 1965.
  5. Международные отношения на Балканах, 1815-1830 гг. М., 1983.
  6. Виноградов В.Н. Великобритания и Балканы: от Венского конгресса до Крымской войны. М., 1985.
  7. Киняпина Н.С. Внешняя политика Николая I. «Новая и новейшая история», 2001, № 1.
  8. Айрапетов О.Р. Внешняя политика Российской империи. 1801-1914 гг. М., 2006.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү