Лондон килешүе (1831)

1831 елгы Лондон килешүе, башка исеме 24 маддә килешүе — бер яктан, Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе, Франция, икенче яктан Бельгия вәкилләре тарафыннан Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү. 1830 елгы Бельгия инкыйлабы җиңгәннән соң төзелә.

Лондон килешүе
Килешү төре халыкара килешү[d], предлагаемая сущность[d] һәм заброшенный объект[d]
Имзаланган 15 ноябрь 1831
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Австрия байрагы Австрия

Алмания байрагы Пруссия
Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Франция байрагы Франция
Россия байрагы Россия империясе

Бельгия байрагы Бельгия
en: Convention of London Викитекада

Тарих үзгәртү

1831 елның 15 ноябрендә Лондонда кул куелган.

  • Австрия, Пруссия, Россия империясенең каршы килүенә карамастан, Бөекбритания белән Франция сөйләшүләрдә катнашучыларның Бельгия кыйраллыгының бәйсезлеген тануына ирешәләр (7нче маддәдә язып куела).
  • Европа илләре Бельгия кыйраллыгыннан бер якка да кушылмау сәясәте алып баруны һәм Нидерландлар кыйраллыгының дәүләт бурычының 16/31 өлешен өстенә алуын таләп итәләр.
  • Нидерландлар кыйралы Вилһельм I нең шәхси униясе булган Бөек Люксембург герцоглыгы территориясе бүленергә тиеш дип табыла: француз телле халык күбрәк булган көнбатыш өлеше Бельгия кыйраллыгына бирелә; көнчыгыш өлеше Нидерландлар кыйраллыгында кала. Люксембургның Бельгия кыйраллыгына бирелгән өлеше өчен компенсация сыйфатында, Лимбургның зур өлеше, Маастрихт, Венло һәм Шельда елгасы тамагы Нидерландлар кыйраллыгы кул астында кала.
  • Сөйләшүләрдә катнашкан Европа илләре 1831 елгы Лондон килешүенең гарантлары булырга вәгъдә итә, Нидерландлар кыйраллыгыннан Бельгияне тануны (25 маддә), Бельгия-Нидерландлар килешүе төзүне таләп итә.
  • Килешүнең 8-12 маддәләре Бельгиягә Бельгия һәм Нидерландлар аркылы агучы елгалардан файдалану хокукы бирә һәм су ресурсларыннан файдалануның шартларын игълан итә.
  • 15 маддә Антверпен портының статусы бары тик сәүдә порты гына була алуын беркетә.

Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе, Франция, Бельгия 1831 елның 15 декабрендә тагын бер Лондон килешүе имзалый. Әлеге килешү шартлары буенча, 1810-1820 елларда Европа илләре акчасына Бельгия- Франция чикләрендә төзелгән кирмәннәр (Сенен, Ат, Монс, Филипвиль, Мариенбург) җимерелергә тиеш була.

Нидерландлар кыйралы Лондон килешүе шартларын танудан баш тарта, гаскәр ярдәмендә Антверпен портын үз кулында калдырмакчы була. Хәрби бәрелештә Бельгия ягында Бөекбритания һәм Франция катнаша, нәтиҗәдә, Нидерландлар кыйраллыгы Бельгия бәйсезлеген танырга һәм аның белән 1833 елның 21 маенда килешү төзергә мәҗбүр була. Нидерландлар кыйралы Вилһельм I 1839 елның мартында гына Лондон килешүе шартларын тулысынча таный.

1839 елның 19 апрелендә Лондонда яңа килешү имзалана. Яңа килешү 1831 елгы Лондон килешүенең барлык маддәләрен эченә ала. Бельгиянең бурычын киметү, Люксембург белән Лимбургның 1815-1866 еллардагы Алман берлегенә керүен танучы маддәләр өстәлә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү