Лияна Хәертдинова

Лияна Хәертдинова - актриса. 1974 елның 22 гыйнварендә БАССРның Балтач районы Тутагач авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый. 2016 елда Башкортстанның атказанган артисткасы исеме бирелә.

Лияна Хәертдинова
Лияна Муллахмәт кызы Хәертдинова
Туу датасы:

22 гыйнвар 1974(1974-01-22) (50 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, БАССР, Балтач районы (Башкортстан), Тутагач авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993-

Бүләк һәм премияләр:

Башкортстанның атказанган артисты

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Йокыбану «Шаяра йорт иясе» Ф. Яруллин
  • Баскетболистка «Ач күзеңне, монда мин!» Г. Каюмов
  • Фәрхи карчык «Сүнгән йолдызлар» К. Тинчурин
  • Диләрә «Кулъяулык» Т. Миңнуллин
  • Нәфисә «Көз» Г. Исхакый
  • Леди Монтекки «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир
  • Торна «Урман әкияте» С. Кудаш
  • Айсылу «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» Р. Вәлиев
  • Гөлсара «Саклыйк әле күңел хисләрен» Р. Кол-Дәүләт
  • Миләүшә «Өч аршин җир» А. Гыйләҗев
  • Фельдшер «Кыйбла кая?» Аманулла
  • Шәмсия «Күрәзәче» З. Хәким
  • Су анасы «Былтыр маҗаралары» М. Фатыйхов
  • Очлы күз «Борын-борын заманда…» Аманулла
  • Биби «Өченче әтәчкә кадәр» Г. Камал, М. Фәйзи
  • Зарема «Күз яше фонтаны» С. Латыйпов, Х. Фатыйхова
  • Сәрия «Мәхәббәт кошлары» И. Юмаголыв
  • Кара көч «Бичура» М. Гыйләҗев
  • Гайни «Назлы кияү» К. Тинчурин
  • Тәнзилә «Үләм, көнләшәм» К. Үләш
  • Тутакай «Сайрар кошым» Р. Гүнтекин
  • Нина «Әниләр һәм бәбиләр» Т. Миңнуллин
  • Прокурор Эльза «Явыз сеңел» А.Иделбаев
  • Мәрфуга «Банкрот» Г. Камал
  • Гайшә «Ябалак борылышында» Ф. Бигашев
  • Сафыя «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов
  • Нәсимә «Игезәкләр» Ә. Атнабаев
  • Мәликә ханум «Котлыйбыз, син әти булдың!» Р. Кинҗәбаев
  • Хатын «Кичке табын» М. Кәрим
  • Әни «Маҗаралы Яңа ел» М. Гыймранов
  • Шәфкать туташы «Ак чәчәк – сиңа бүләк» Р. Нурлыгаянов
  • Яучы хатын «Нурлы сәфәр» театрлаштырылган тамаша
  • Таңсылу «Балконнан төшкән мәхәббәт» Н. Гаетбай
  • Анук «Гөргөри кияүләре» Т. Миңнуллин
  • Нәнәй «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов
  • Вәсимә «Су юлы» Н. Асанбаев
  • Нәсимә «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Гөлчирә «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Гыйльми «Башмагым» Т.Гыйззәт, Җ. Фәйзи
  • Нина Васильевна «Алты кызга – бер кияү» Т. Миңнуллин
  • Караучы Фая «Кояшлы якка чык» М. Кунафин

Сылтамалар үзгәртү