Линар Рөстәм улы Закиров (1976 елның 13 октябре, Бөгелмә, Бөгелмә районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры вазыйфасына 2014 елның 22 сентябрендә сайлана.

Линар Закиров
Туган 13 октябрь 1976(1976-10-13) (47 яшь)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР

Биография үзгәртү

Линар Рөстәм улы Закиров 1976 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа.

1999 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Шулай ук «дөнья икътисады» белгечлеге буенча икенче югары белемгә ия.

1999—2001 елларда — Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Эксперт криминалистика линиясе буенча Төбәкара милиция бүлегенең бухгалтер ревизияләре бүлеге эксперты. 2001 елдан — өлкән укытучы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге директоры. 2003 елдан 2009 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча мәдәният үзәге башлыгы.

2009—2011 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. 2010 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча иҗтимагый советы эксперты. 2011 елның октябрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының «Иске шәһәр» территориясе префекты итеп билгеләнә.

2009 елдан 2011 елга кадәр «Стратегик менеджмент һәм муниципаль идарә» программасы буенча Югары икътисад мәктәбендә (Мәскәү) уку уза. 2011—2012 елларда «Эшлекле идарә итү остасы — Master of Business Administration (MBA), сәяси һәм бизнес-коммуникацияләр остасы» дигән өстәмә квалификация ала[1].

2014 елның 22 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районы советының XXXXII сессиясе карары белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп сайлана. 2014 елның 3 августыннан Бөгелмә шәһәр Советының 13 нче номерлы «Сәнәгать» сайлау округы буенча депутаты.

2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасының Авыр атлетика федерациясе президенты итеп сайлана[2].

2020 елның 24 сентябрендә Линар Закиров яңадан Бөгелмә мэры итеп сайлана[3]

Өйләнгән, ике ул тәрбияли.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Глава муниципального района. bugulma.tatar.ru. әлеге чыганактан 2020-01-17 архивланды. 2020-01-18 тикшерелгән.
  2. Избран новый президент Федерации тяжелой атлетики РТ. www.tatar-inform.ru. 2020-01-18 тикшерелгән.
  3. Линар Закиров избран мэром Бугульмы и главой Бугульминского района
  4. Приказ МВД РФ от 5 июня 2002 года № 542 «Об учреждении медали МВД России „200 лет МВД России“»