Лео Варадкар
Ле́о Ва́радкар (ирл. Leo Varadkar) (1979 елның 18 гыйнвары, Фингал графлыгы, Ирландия) — Ирландиянең һинд чыгышлы сәясәтчесе, Фине Гэл фиркасе җитәкчесе (2017 елдан). 2017 елның 14 июненнән Ирландия премьер-министры.
Лео Варадкар | |
---|---|
14нче Ирландия премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2017 | |
Аңа кадәр | Энда Кенни |
Туган | 18 гыйнвар 1979 (45 яшь) Дублин, Ирландия[1][2] |
Әти | Ашок Варадкар, табиб |
Белем | Тринити көллияте[d], The King's Hospital[d] һәм School of Medicine, Trinity College Dublin[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1979 елның 18 гыйнварында Фингал графлыгында туган. Әтисе Һиндстанның Бомбей (Мумбай) шәһәреннән, әнисе Ирландиядән. Әти-әнисе Бөекбританиядә эшләгәндә танышканнар. Гаилә 1973 елда Ирландиягә күченгән. Әти-әниләре кебек, гаиләдәге өч бала да (София, Соня, Лео) табиблык һөнәрен сайлаган[3]. Дублинда Тринити-колледж (ru) тәмамлаган[4].
Варадкар сәясәт белән табиблыкка укыганда Фине Гэл (ru) фиркасенең яшьләр оешмасында шөгыльләнә башлый. 1999 елда Малуддартта җирле сайлауларда уңышсызлыкка очрый. 2004 елда Фингал графлыгы шурасына сайлауларда җиңә[5].
2007 елда Ирландия парламентының түбән пулаты — Дойл Эренга сайлана.
2011 елда Фине Гэл фиркасе парламент сайлауларында җиңгәч, транспорт, туризм һәм спорт министры була.
2015 елда Ирландия RTE телеширкәтенә биргән интервьюсында үзенең гомосексуал булуын ача[6].
2016 елда Көнбатыш Дублин округыннан Ирландия парламентының түбән пулатына сайлана[7].
2016 елның 6 маенда Энда Кенни хөкүмәтендә социаль яклау министры итеп билгеләнә[8].
2017 елның 2 июнендә хаким итүче фирка җитәкчесен сайлауларда торак хуҗалыгы министры Саймон Ковнины, 60% тавыш җыеп, җиңә. Шул җиңү нәтиҗәсендә илнең премьер-министры вазифасына керешә[9].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://www.nytimes.com/2017/06/02/world/europe/leo-varadkar-ireland-prime-minister.html
- ↑ 2,0 2,1 https://www.latimes.com/world/europe/la-fg-ireland-new-leader-20170602-story.html
- ↑ Paul Waldie (2017-06-01). Meet the man on track to become the youngest PM in Irish history. The Globe and Mail. 2017-06-04 тикшерелгән.
- ↑ Kevin Doyle and Catherine Devine (2017-06-02). 'Prejudice has no hold in this Republic' - Leo Varadkar wins Fine Gael leadership battle, and is set to be next Taoiseach. Independent.ie. 2017-06-04 тикшерелгән.
- ↑ Sarah Bardon (2017-06-02). Leo Varadkar: The man who evolved into a taoiseach. The Irish Times. 2017-06-05 тикшерелгән.
- ↑ Chris Page (2017-06-02). Leo Varadkar set to become Ireland's youngest prime minister. BBC News. 2017-06-03 тикшерелгән.
- ↑ Sarah Bardon (2016-02-27). Dublin West results: Leo Varadkar, Ruth Coppinger, Joan Burton and Jack Chambers elected. The Irish Times. 2017-06-03 тикшерелгән.
- ↑ Harry McGee (2016-05-06). Surprises aplenty in Enda Kenny’s new Cabinet. The Irish Times. 2017-06-03 тикшерелгән.
- ↑ Leo Varadkar: Ireland set to have first gay PM. BBC News (2017-06-02). 2017-06-03 тикшерелгән.