Леопольд Эпштейн

Леопольд Эпштейн (туган 5 апрель, 1949 ел, Винница) — американың рус телле шагыйре һәм тәрҗемәчесе.

Леопольд Эпштейн
Туган 5 апрель 1949(1949-04-05) (75 яшь)
Виннытсә, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь, тәрҗемәче

Тормыш юлы үзгәртү

Леопо́льд Ви́кторович Эпште́йн табиб һәм инженер гаиләсендә туа. Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1971-1987 елларда Дондагы Ростовта һәм Новочеркасскида яши, программист, гыйльми хезмәткәр, укытучы, урам себерүче, кочегар булып эшли.

Шигырьләрен 1962 елдан иҗат итә башлый. Вакыт-вакыт ССРБ-да («Дон» журналында, «Поэзия» альманахында), бер тапкыр «Континент» (1983); журналында Леонид Бородин (тәхәллүсе) астында әсәрләрен бастырып чыгара.

1987 елдан алып АКШ-та яши һәм Бостонда программист булып эшли. Биш шигырь китабы авторы. «Азат ителгән Улисс» антологиясендә, «Вакыт һәм без» журналында һәм башкаларда язган әсәрләрен бастырып тора[1]

Инглиз теленнән рус теленә Шекспир, Байрон, Китс, Джойс әсәрләрен һәм шулай ук грузин, кытай телләреннән әсәрләр тәрҗемә итә.

Леопольд Эпштейн — тигез интонацияле һәм нечкә күзәтүләр белән язылган фәлсәфи-психологияле лирика остасы.


Эпштейнның 2001 елның 11 сентябрендәге террористик актка багышланган шигыре искиткеч дөрес һәм тәэсирле язылган һәм шул ук вакытта дөньяга ССРБ дан чыккан рус карашлы американның патриотик тойгыларын берләштереп торган әсәр.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, «Леопольд Эпштейн — ачы пессимист һәм бер үк вакытта батыр һәм кешеләргә өмет бирүче шагыйрь»[2].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Грунт:: Шигырьләр. — Бостон, 1993.
  • Фрагмент: Шигырьләренең икенче китабы. — Tinafly: Hermitage Publ., 2001.
  • Спираль. — Винница: Глобус-Пресс, 2008.
  • Промежуточный финиш. — Ростов на Дону: Феникс, 2009. — ISBN 978-5-222-15593-6
  • Сопротивляться и не бунтовать. — Таганрог, 2010

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чупринин С. . — (Русская литература сегодня). — ISBN 978-5-9691-0292-7.
  2. Чайковская И. {{{башлык}}} // Чайка (Seagull) : журнал. — № 9 (188).

Сылтамалар үзгәртү