Леонтий Гавриленко
Леонтий Гавриленко - Гвардия өлкән лейтенанты, III Украина фронтының 17 нче һава армиясе 10 нчы гвардия штурмлау авиациясе дивизиясе 167 нче гвардия Староконстантиново штурмлау авиациясе полкында звено командиры. Чистай шәһәрендәге 8 нче запас авиация бригадасы 9 нчы запас авиация полкы очучысы (1941 елның октябре–ноябре).
Леонтий Гавриленко | |
---|---|
Туган телдә исем | Гавриленко Леонтий Ильич |
Туган | 25 июль 1923 Енакиеве, Енакиевский район[d], Артёмовский округ[d], Донецк губернасы[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлгән | 8 ноябрь 1957 (34 яшь) Енакиеве, Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Күмү урыны | Красный Городок зираты |
Милләт | украин |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 29.06.1945 Указы нигезендә бүләкләнгән), Ленин ордены, Өч Кызыл Байрак ордены, «Партизан йолдызы» ордены (Югославия) «Алтын Йолдыз» медале |
Хәрби дәрәҗә | өлкән лейтенант |
Тормыш һәм сугышчан юлы
үзгәртүГавриленко Леонтий Ильич 1919 елның 25 июлендә Донецк өлкәсенең Енакиево шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Милләте – украин. Тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ворошиловград хәрби авиация мәктәбендә белем ала. 1939 елдан хәрби авиациядә. По-2, Р-5, Сб, Бб-22, Ил-2 машиналарында оча. 1944 елның августыннан – звено командиры.
1942 елның 15 августында Бөек Ватан сугышына китә. 1944 елның 5 августына кадәр – Воронеж һәм I Украина фронтларында катнаша. 1944 елның 5 августыннан 1 октябренә кадәр – II Украина,III Украина фронтында Белгород, Ахтырка, Киев, Житомир, Львов, Яссы, Белград янында барган аяусыз сугышларда катнаша, берничә тапкыр дошман снарядлары тишкәләп бетергән, идарә приборлары сафтан чыккан Ил-2 очкычында үз аэродромына кайта. 1943 елның 21 августында, Ахтырка шәһәре районында дошман солдатларын һәм танкларын бомбага тотканда, Гавриленко экипажы укчысы аларга һөҗүм иткән «Ме-109»ны бәреп төшерә. 1944 елның 17 июлендә Зборов шәһәре янында хәрби заданиене уңышлы үтәп чыккан Гавриленко төркеменә дүрт «Ме-109» һөҗүм итә. Аның очкычында май радиаторы зыян күрә. Очучы үз койрыгына тагылган истребительләрне артта калдырып, үзебезнең якка чыга, машинасын исән-имин җиргә утырта. 1945 елның 17 гыйнварында Гавриленко, штурмовиклар төркеме җитәкчесе буларак, начар һава шартларында җирдәге гаскәрләргә Югославиядәге Сотин-Шид тирәсендә алга ыргылган дошманны тар-мар итәргә актив булышлык күрсәтә. 1945 елның гыйнвар урталары җиткәндә лейтенант Гавриленко разведкалау һәм каршылык күрсәтүче дошман көчләре, техникасы тупланган пунктларны бомбага тоту, штурмлау өчен 157 сугышчан очыш ясый. 18 очышта ул төркемгә җитәкчелек итә, аны һәрвакыт тиешле урынга төгәл чыгара, үз аэродромына югалтуларсыз кайтара. Шәхсән 28 «ау» очышына чыга. Лейтенант Гавриленко шәхсән үзе дошманның 12 танкын, гаскәриләр һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 30 автомашинасын, 3 зенит батареясен, 10 кыр артиллериясе орудиесен юкка чыгара, 3 ягулык складын яндыра, 9 тапкыр зур шартлау китереп чыгара, гаскәриләр һәм төрле йөк төялгән 25 вагонны, ягулык салынган 6 цистернаны, сугыш эше өчен төрле кирәк-ярак төялгән 30 олауны җир белән тигезли, бер күпер шартлата, 200 гә якын немец солдатын һәм офицерын үтерә. 7 һава сугышында катнаша. Бу орышларда барлык дошман һөҗүмнәрен үрнәк булырлык итеп кире кайтара. Гавриленко «Алтын Йолдыз» медаленә (№ 7599) лаек була. 1946 елның мартында демобилизацияләнә. Енакиево шәһәрендә яши.
1957 елның 8 ноябрендә вафат. Красный Городок зиратында җирләнгән.
Бүләкләре
үзгәртү- Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 29.06.1945 Указы нигезендә бүләкләнгән).
- Ленин ордены
- Өч Кызыл Байрак ордены
- «Партизан йолдызы» ордены (Югославия)
Чыганак
үзгәртүhttps://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)