Лена Андерссон (швед. Lena Marianne Andersson); 11 апрель 1955 ел) — швед җырчысы. Балладалар, халык музыкасы һәм кантри стилендәге җырлар башкара. 1970 нче елларда зур танылуга ирешә. Аның репертуарына ABBA катнашучылары Бьерн Ульвеус һәм Бенни Андерссон язган җырлар керә. Шулай ук бэк-вокалист сыйфатында АВВАның дөнья буйлап турнесында һәм аларның Австралияда барган чыгышы турындагы «ABBA: The Movie» фильмында катнаша.

швед. Lena Marianne Andersson
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 11 апрель 1955(1955-04-11)[1][2] (69 яшь)
Туу урыны Fritsla[d], Марк[d], Швеция
Һөнәр төре җырчы
Активлык чорнының башы 1970
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Жанр госпел[d], баллада[d], фолк[d] һәм кантри[d]
Тавыш яздыру лейблы Polar[d]
Рәсми веб-сайт lena-anderssonhubbard.blogspot.co.uk

Биографиясе үзгәртү

Лена Андерссон 1955 елның 11 апрелендә Вестергётланд Фритсада туган, җиде яшендә ата-анасы белән Хальмстадка күчә, һәм монда 1-2 нче сыйныфларда укый. 12 яшендә ул гитарада уйнап карый, һәм үзенең тавышы Джоан Баэз һәм Джуди Коллинз стилендәге фолк-музыканы башкаруга туры килә дип хәл итә. Ул музыка яза башлый һәм 1970 елның декабрендә үзенең гитара аккомпанементы озаткан җиде язмасын радиодагы Янна Форселланың «Så kan bli det» программасына җибәрә. Лена Андерсонның җырларын Стиг Андерсон радио тапшырулар аша ишетеп кала. Гыйнварда Лена үзенең атасы белән Стокгольмга бара һәм җомга көнне төнгә якын вакытта «Midnight hour» программасының тура эфирында җырлый, һәм шунда Стиг Андерсон белән очраша һәм аннан LP яздыру тәгъдимен ала. 1971 елда спорт каникулы азагында гитарачы Янне Шаффер һәм пианист Яна Боквист катнашуында «Lena 15» пластинкасы чыга.

Лена 1971 елның апрелендә 15 яшендә ТВ-да "Hylands hörna" программасында "Är det konstigt att man längtar bort nån gång" (Баффи Сент-Мариның "I'm gonna be a country girl again" җырына Стиг Андерссон швед тексын язган) җыры белән күренә. Җыр Svensktoppensта беренче урын били һәм шулай итеп бөтен илдә билгелек ала.

1980 нче еллар азагында гитарачы Ларс Финберг белән бергә язылган («Tonight», «Lay Baby Lay», «Build me up» (икенче исеме «Inspiration») бер-ике поп-сингл чыгара. Тик, аларның берсе дә нык популяр булып китә алмый. Иң соңгы дискы (1991 һәм 2002 елларда чыккан җыентыкларын исәпкә алмаганда) 1983 елда чыккан «Tonight»/«Coming Through» булган. 1985 елның августында Мальоркада Андерссон христианлык кабул итә. 1997 елда ул Уппсаладан Унда Смоландка күчә. Һәм пианист Магнус Эклёф белән бергә эшләп, киләсе 4 ел эчендә күп көй яздырып чыгара. 2001 елда (гомеренең соңгы елында) Лена Андерссон Nizzan Jazzband белән бергә үзенең туган шәһәре Хальмстадта чыгыш ясый.

2001 елның 26 маенда Лена Поскаллавик чиркәвендә американлы Тобе Хуббардка кияүгә чыга, һәм шул вакыттан алып Андерссон Хуббард фамилиясен йөртә. 2001 елның 22 августында АКШка, Калифорниядәге Сан-Диегодан берничә миль ераклыкта урнашкан урынга күчә. Бу чорда Лена госпел, дини текслы балладалар яки джаз җырлый, моннан тыш, хор җырчысы да, ялгыз башкаручы сыйфатында да, христиан гыйбәдәтләрендә катнаша. 2007 елның апрелендә ул ире, пастор вазифасына билгеләнгәннән соң, аның белән бергә Турлок каласына күчә.

Дискографиясе үзгәртү

Сингллары:

  • 1971 Är det konstigt att man längtar bort nån gång?
  • 1971 Scarborough Fair
  • 1971 Jag kommer
  • 1971 Tom Tom käre vän
  • 1972 Säg det med en sång
  • 1972 Better to Have Loved (Than Never Loved at All)
  • 1972 Sol, vind och vatten
  • 1972 Söderjäntans söndag
  • 1973 Hej du glada sommar
  • 1974 — Hasta Mañana (на шведско)
  • 1974 — SOS (на немецком)
  • 1975 — Jag har väntat på dig
  • 1976 — Fernando (на немецком)
  • 1983 Tonight/Coming Through

Альбомнары:

  • 1971 Lena, 15
  • 1971 Lena
  • 1972 12 nya visor
  • 1977 Det bästa som finns
  • 1991 Spotlight (samlings-CD)
  • 2003 Musik vi minns (samlings-CD)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтанмалар үзгәртү