Лариса Ямаева (7 ноябрь 1955 ел) — башкорт тарихчы галиме, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (2004).

Лариса Ямаева
Туган 7 ноябрь 1955(1955-11-07)[1]
Улан-Удэ, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 5 гыйнвар 2022(2022-01-05) (66 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[1]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты[1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d][1] (2004)

Биографиясе үзгәртү

Лариса Әсхәт кызы Ямаева 1955 елның 7 ноябрендә Бурят-Монгол АССРның (хәзерге Бурят Республикасының) башкаласы Улан-Удэда Совет Армиясенең хәрби хезмәткәре гаиләсендә туган.

1974 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында лаборант булып эшли башлый һәм бер үк вакытта Башкорт дәүләт университеты тарих факультетының кичке бүлегендә укый, аны 1979 елда тәмамлый[2].

1978-1980 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалының ВЛКСМ комитеты секретаре була. 1977 елдан КПСС әгъзасы.

1982-1983 һәм 1987-1994 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында ассистент, өлкән укытучы һәм доцент вазифаларында эшли.

1986 елда, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый[2].

2004 елда «тарих фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]

1994-2003 елларда Россия Фәннәр Академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми хезмәткәр. 2003 елдан Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар университетның Ватан тарихы кафедрасы мөдире, 2005 елдан — тарих һәм хокук факультеты деканы.

2006 елдан — Башкортстан Республикасы Гуманитар тикшеренүләр институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, 2008 елдан — бүлек мөдире һәм әйдәүче гыйльми хезмәткәре.

2015 елдан — Башкортстан Республикасының Иҗтимагый-сәяси һәм хокук тикшеренүләре институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының сәяси тарихына, башкортларда ислам дине таралу үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган. 100дән артык гыйльми хезмәт авторы.

1986 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында «тарих фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2003 елда Ырынбур дәүләт университетында «Либеральное общественно-политическое движение российских мусульман в начале XX в.» дигән темага докторлык диссертациясе яклый[3].

Гыйльми хезмәтләре[2] үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү